Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты (1996 елдан алып) — татар халкы тарихы н өйрәнүгә юнәлтелгән ТР ФА се каршындагы фәнни оешма. Татар тарихына багышланган күптомлы энциклопедияләр һәм башка фәнни хезмәтләр булдыру институтның төп вазифалары булып тора.
Статус
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.11.2023 № 1432 карары белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең аерым структура бүлекчәсе итеп үзгәртелә[ 3] [ 4] .
Тарих
Институт тарихы Тел, әдәбият һәм тарих институты ның 1939 елда оешуыннан башлана[ 5] . 1939 -1996 елларда институт тарих бүлеге дәрәҗәсендә генә хезмәтен алып бара, ә 1996 ел ның 14 июне ндә ТР Президенты ның №VII-354 боерыгы буенча, ТР ФА каршында аерым институт буларак оеша[ 5] [ 6] .
1997 елның 17 февралендә ТР Министрлар кабинеты карары чыгу белән институт белән бәйле юридик сораулар чишелә, ул гамәлгә куела һәм аның җитәкчесе буларак Рафаил Хәким билгеләнә[ 5] . 2002 елның 19 февралендә институтка мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә[ 7] . 2014 елдан институт оештыручы вазифасы Татарстанның мәгариф министрлыгына , фәнни-методик җитәкчелеге ТР Фәннәр Академиясенә йөкләнә[ 5] .
2014 елда институт Россия ислам университетын һәм Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасын булдыруга зур өлеш кертә[ 8] . Шул ук елда институттан археология бүлеге аерыла һәм А. Х. Халиков исемендәге Археология институт барлыкка килә[ 9] . 2014 елдан институт ТӘһСИ белән берлектә Болгар шәһәрендә Төрки-татар язуы музеен төзүгә зур элеш кертеп бара[ 10] . 2014 елда Тарих институтының фәнни үзәге Бакчасарай шәһәрендә ачыла[ 11] . Кырым татар халкы мирасын өйрәнү һәм саклау үзәкнең төп вазифасы булып тора. 2015 елда институтның Л. Н. Гумилев исемендәге Төньяк-көнбатыш фәнни үзәге Петербург шәһәрендә дә ачыла[ 12] .
2016 елда җидетомлык «Татар тарихы» җыентыгын 2002 -2013 елларда нәшер итү өчен институт хезмәткәрләре ТРның фән һәм техника өлкәләрендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар[ 13] . 2020 елның 20 февралендә институт архивына Япониянең Кобе шәһәрендә гомер иткән татар вәкилләренең документлары тапшырыла[ 14] .
ТР Фәннәр академиясенең туграсы
2020 елның маенда институтны Татарстан фәннәр академиясенә кайтарып, Альфред Халиков исемендәге Археология институты кул астына күчерү турында ТР президенты карары кабул ителгән[ 15] . Институт галимнәре һәм хезмәткәрләре Татарстан президентына ачык хат белән чыккан[ 16] . Институтны ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә ябу аеруча мыскыл итү буларак бәяләнә, диелә ачык хатта.
Тасвирлама
Тарих институты бинасы
Татар тарихы өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бару һәм тарих өлкәсендә белгечләр әзерләү институтның беренче көненнән үк төп максатлары булып тора[ 5] . Институт татар тарихын өйрәнү эшен Шиһабетдин Мәрҗани , Каюм Насыйри , Ризаэддин Фәхреддин , Хәсәнгата Габәши , Һади Атласи , Газиз Гобәйдуллин һ.б. галимнәр нигезләгән юнәлештә алып бара.
Бүгенге көндә институтта 40 фәннәр кандидаты һәм 10 фәннәр докторы хезмәт итә[ 7] . Институтның төзелеше түбәндә китерелгән бүлекләрдән гыйбарәт[ 17] :
Институт журналлары
Төп фәнни хезмәтләр
История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т. I: Народы степной Евразии в древности. — Казань: Изд-во «Рухият». 2002. — 552 с.
История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: II. Волжская Булгария и Великая Степь. — Казань: Изд-во «РухИЛ», 2006. — 960 с.
История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII — середина XV в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2009. — 1056 с.
История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: IV. Татарские государства XV—XVIII вв. — Казань: Институт истории АН РТ, 2014. — 1080 с.
История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: V. Татарский народ в составе Российского государства (вторая половина XVI—XVIII вв.). — Казань: Институт истории АН РТ, 2014. — 1032 с.
История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: VI. Формирование татарской нации. XIX — начало XX в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2013. — 1172 с.
История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: VII. Татары и Татарстан в XX — начале XXI в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2013. — 1008 с.
Танылган хезмәткәрләре
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 Институт истории им. Марджани возглавил Радик Салихов — Бизнес Online , 2020.
↑ Институт истории им. Марджани возглавил Радик Салихов. БИЗНЕС Online, 9.06.2020
↑ Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан «О реорганизации научных учреждений Республики Татарстан» (үле сылтама)
↑ Татарстанда берничә фәнни оешманы Фәннәр академиясенә кушалар. Татар-информ , 14.11.2023
↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Устав ГБУ «Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ» татаровед.рф
↑ Институт истории имени Шигабутдина Марджани millattashlar.ru
↑ 7,0 7,1 Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф
↑ Какие задачи стоят перед Российским исламским институтом сегодня? business-gazeta.ru
↑ Отдел средневековой археологии archtat.ru
↑ Отчёты институтов, центров и отделений Академии наук Республики Татарстан за 2015 год. — Казань: АН РТ, 2015. — 83 с.
↑ Мирхәев Р. Ф. Г. Тукай әсәрләренең теле хакында ft.antat.ru
↑ Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф
↑ Татар тарихы — 7 томда tatar-congress.org
↑ 2020 елның 20 февралендә Татартан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетына Япониянең Кобе шәһәрендә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең документларын тапшырды 2021 елның 29 апрель көнендә архивланган . ga.tatarstan.ru
↑ Рафаил Хәкимов Тарих институтының ябылуы турында хәбәр итте. Азатлык радиосы , 27.05.2020
↑ Тарих институты галимнәре Миңнехановтан институтны саклап калуны сорый. Азатлык радиосы , 30.05.2020
↑ Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф
Чыганаклар
Сылтамалар
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Шулай да карагыз
Гамәлгә куючылары Баш мөхәррир Авторлары[ 1] Искәрмәләр