Булат Гыйззәтуллин
Булат Гыйззәтуллин, Булат Миңнулла улы Гыйззәтуллин, рус. Булат Минуллович Гизатуллин (1920, Уфа — 1989, Казан) — журналист, мәдәният эшлеклесе, ТАССР һәм РСФСР (1970) атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан АССР мәдәният министры (04.11.1961 - 03.04.1973). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Тәрҗемәи хәле1920 елның 29 сентябрендә Уфада туган. Күренекле язучы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә тәрбияләнгән. Әнисе Гөлсем (1900-1967), мөгаллимә. Туганнары Арлат (1926-1995), Празат (1927-2001), Үзбәк (1933), Йолдыз (1936)[2] Бөек Ватан сугышында катнашкан. Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1950). Хезмәт юлы
1963-1975 елларда ТАССР югары шурасы депутаты. Мәдәниятка керткән хезмәте1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, ябылган Татар дәүләт театр училищесын 1962 елда Казан театр училищесы итеп ачуга ирешә. Татарстан дәүләт симфоник оркестрын оештыруда, Казан циркы бинасын төзүдә, Татарстанның авыл җирлекләрендә клублар ачуда, китапханәләрнең матди-техник нигезен ныгытуда һәм китап фондын баетуда, мәдәният-агарту эше буенча әзерлекле белгечләрне укытып чыгаруда, КамАЗ заводының беренче чиратын һәм Яр Чаллы шәһәрен төзүчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтүне оештыруда керткән хезмәтләре игътибарга лаек.
Бүләкләре, мактаулы хезмәтләре
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia