Әлфия Ситдыйкова
Әлфия Ситдыйкова, Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) (1957 елның 14 августы, ТАССР, Калинин районы, Күҗәкә) — Чаллыда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе, балалар язучысы, тәрҗемәче, «Күңел» радиосы хәбәрчесе. Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар (2006) берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2016) һәм Илдар Юзеев (2022, 2023) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019). Тәрҗемәи хәле1957 елның 14 августында Татарстан АССР Калинин районы (хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылында туган. Әтисе Мирзанур, әнисе Гөлсем. Пучы урта мәктәбен, читтән торып Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын (2015 елдан Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты) тәмамлаган. 1975 елдан Чаллыда. Егерме ел КамАЗда йөк төягеч машина йөртә. 2000 елдан «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында: башта музыкаль мөхәррир, соңрак хәбәрче, өлкән хәбәрче булып эшли, «Әдәби учак», «Илһам нуры» тапшыруларын әзерли. Хәзер лаеклы ялда, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Иҗаты1976 елдан Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә[1] шөгыльләнә. Беренче шигырьләре Чаллы шәһәрендә чыгып килгән «Кама таңнары» газетасында 1977 елда басыла. 1979 елда «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында 4 шигыре дөнья күрә. 2003 елда «Чаллы газета-китап нәшрияты» ҖЧҖ басмаханәсенда 1 мең данә тираж белән «Йөрәгемә яфрак сыена» исемле беренче китабы нәшер ителә. Тәрҗемәче буларак та билгеле. 2007 елда Чаллы шагыйрәсе Вера Хәмидуллина белән бер-берсенең шигырьләрен тәрҗемә итеп, ике телдә (татар, рус) төзелгән «Туган якның ике чишмәсе» исемле тәрҗемәләр китабы чыга. Балалар өчен язылган шигырь китаплары авторы: «Кыш бабай җиләкләре» (2012), «Башмаклар» (2013), «Серле дөнья» (2014). Матбугат битләрендә мәкаләләре, нәсер-парчалары, поэмалары, очерклары даими басыла. Проза өлкәсендә актив эшли. «Яшәр өчен килдем» (2016), «Дөнья тәгәрмәче» (2019) исемле проза әсәрләре басылып чыга. Басылган китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia