Ирек Сабиров
Ирек Сабиров, Ирек Нәгыйм улы Сабиров (1950 елның 14 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Дөбъяз районы, Мәмдәл — 2020 елның 20 октябре, РФ, Чиләбе өлкәсе, Яманъелга) — татар шагыйре, публицист, инженер, муниципаль җитәкче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2002), Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы (2003), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2004), Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2008), Чиләбе өлкәсе Яманъелга муниципаль районының Шәрәфле гражданы (2010), Яманъелга районы «Элегия» әдәби берләшмәсе җитәкчесе (2000 елдан), Акмулла исемендәге Чиләбе өлкә әдәби берләшмәсе киңәшчесе (1996 елдан), Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары (2004 елдан), Чиләбе өлкәсе губернаторы каршындагы Дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру комиссиясе әгзасы (2016 елдан). Тәрҗемәи хәлеИ. Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстан АССР Дөбъяз (1963 елдан Яшел Үзән, 1965 елдан Биектау)[1] районының Мәмдәл авылында җиде балалы укытучылар гаиләсендә алтынчы бала булып туган. Ямьле табигать, бай китапханә, рәсем ясау, язу-сызу, музыка коралларында уйнау белән шөгыльләнүче апа-абыйлары – аның холкын формалаштыруга йогынты ясаган: кече яшьтән ул шигырь язып, рәсемнәр ясап карый башлаган. Тукай, Такташ, Җәлил биографияләрен укып, аларның язмышын, фикер йөртү рәвешен өйрәнгән. Мәмдәл урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, Казан химия-технология институтына (2010 елдан Казан илкүләм тикшеренү технология университеты) керә һәм беренче шигырьләрен әлеге вузның күптиражлы «Кировец» газетында бастыра башлый. 1973 елда, дипломлы белгеч булып, юллама буенча Чиләбе өлкәсенең Яманъелга каласында «Сигнал» заводында эшли, мастерлыктан алып баш инженер (1990) дәрәҗәсенә җитә, шул ук вакытта шигырьләр һәм мәкаләләр язуын дәвам итә. Туган теле белән беррәттән рус телендә дә язып карый, тәҗрибәле рус шагыйрьләре тарафыннан хуплау алгач, алары да матбугатта чыга башлый. Хезмәт юлы1988 елда Чиләбе өлкә татар-башкорт мәдәният үзәген (бүген «Татар һәм башкорт мәдәни үзәге») оештыруда катнаша. 1989 елда үзенең Яманъелга шәһәрендә татар милли-мәдәни үзәге оештырып, аны ун ел җитәкли, һәм бүгенге көндә дә үзен аның җаваплы кураторы дип саный. 1990 елда Рөстәм Вәлиев, Салисә Гәрәева, Шиһаб Айбулатовлар белән бергә татар телендә «Дуслык», башкорт телендә «Туган як» газеталарын чыгара башлауны оештыра. 1996—1997 елларда бу газеталарның баш редакторы вазыйфасын үти. 1998 елда Яманъелга шәһәре администрациясенә эшкә чакырыла һәм 1999 елда шәһәр башлыгының социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары итеп билгеләнә. 2002 елдан 2017 елгача – Яманъелга муниципаль районы башлыгының икътисад, сәнәгать сәясәте, сәүдә һәм инвестиция мәсьәләләре буенча урынбасары. 2003—2004 елларда РАНХиГСның Чиләбе филиалында «дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча профессиональ белем ала. 2017—2018 елларда Ирек Сабиров — Зауральский шәһәр җирлегенең (штб) башлыгы. ИҗатыЧиләбе өлкәсендә яшәү чорының беренче әсәре – «Алёша» хикәясе – 1973 елда «Новая жизнь» Яманъелга шәһәре газетасында дөнья күрә. Шуннан соң Ирек Сабировның шигырьләре Чиләбе өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан газета-журналларында чыгып тора. Публицистик материаллар да яза. Татар һәм башкорт шагыйрьләрен (Б. Рәфыйков, Х. Мөдәррисова, С. Гәрәева, З. Салихова, Р. Шәгалиев) русчага тәрҗемә итә. 1997 елдан башлап татар һәм рус телләрендә 12 шигырь һәм проза җыетыклары чыгара, байтак кына күмәк җыентыкларда катнаша, 2015 елда меңнән артык шәхес искә алынган «Мои земляки в моей судьбе» дигән истәлекләр китабын чыгара. Ирек Сабиров мәгариф оешмаларында, китапханәләрдә, мәдәният йортларында әдәбият-шигърият сөючеләр, китап укучылар белән (Яманъелга, Уел, Эткүл, Коншак, Нәзепетровск районнары, Троицк, Магнитогорск, Чиләбе, Югары Өфәле, Златоуст һ. б.) даими һәм регуляр очрашып тора, үзенең иҗаты белән таныштыра, татар шигърияте темаларына лекцияләр белән чыгыш ясый. Акмулла исемендәге әдәби берләшмә әгъзаларының иҗатын анализлый, рецензияләр һәм чыгарган китапларына кереш сүзләр яза, китап укучыларны җәлеп итү чараларын күреп тора. Әсәрләре «Казан утлары», «Идел», «Агыйдел», «Сөембикә», «Южный Урал» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Сабантуй», «Кызыл таң», «Новая жизнь», «Яңарыш», «Урал», «Дуслык», «Туган як», «Татар иле», «Йәшлек» һ. б. газеталарда басылып чыкты. Чиләбе өлкәсенең татар, рус һәм башкорт әдәбиятларының җыентыкларына һәм басмаларына рецензияләр һәм кереш мәкаләләр яза. 2020 елның 20 октябрендә вафат[2]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Библиография
Җыентыкларда катнашу
Искәрмәләр
Әдәбият
ЧыганакларСылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia