Әхмәт Саттар
Әхмәт Саттар, Әхмәт Саттар улы Саттаров (1939 елның 17 октәбре, Ηижгаp өлкәсе, Сергач районы, Кучкай Пожары — 2018 елның 14 июне, РФ, Краснодар крае, Анапа) — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, актер[1]. Ике телдә (русча, татарча) яза. Россия һәм Татарстан (2003 елдан) язучылар берлекләре әгъзасы, М. Ломоносов һәм «Туган як» газетасының Һ. Такташ исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2018 елның 14 июнендә 78 яшендә Анапада шифаханәдә вафат[2]. Тәрҗемәи хәле1939 елның 17 октәбрендә Ηижгаp өлкәсе Сергач районы Кучкай Пожары авылында[3] биш балалы гаиләдә туган. Кенәз Йосыповлар токымыннан булган гаилә 1949 елда Мәскәүгә күчә. Әтисе Саттар Бәдретдинов сугышта күперләр төзүче була. Туган телгә мәхәббәтне мөнәҗәтләр, бәетләр иҗат итүче әниләре Фәриха тәрбияли, балалар өчен Казанда нәшер ителүче «Ялкын», «Азат хатын» журналларын, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарын алдыра. Ә. Саттар һөнәр укуханәсен тәмамлап, ɜавуᴛта эшли. Алманиядә хәрби хезмәт үтә. Ерак Көнчыгышта Хәсән күле буенда чик буе заставасында старшина була. Өч ел фирка-хөкүмәт чараларын хезмәтләндерү өчен метрдотельләр һәм официантлар әзерләүче курсларда укып, 1963-1972 елларда Мәскәү кирмәне беркетмәләр хезмәтенең дәүләт җитәкчеләрен (Никита Хрушчев, Леонид Брежнев) [4], чит ил кунакларын (Шарль де Голль, Фидель Кастро, Габдел Насыйр һ. б.) аш-су белән тәэмин итүче төркемдә өлкән метрдотель[5] булып эшли. Инглиз телен камил белә. Татарлардан берүзе була, исемен вакытлыча Алексейга алыштырырга туры килә[6] Мәскәү дәүләт педагогика институтының филология фаᴋүлтитын (1971), ССРБ журналистлар берлеге каршындагы икееллык журналистика осталыгы үнивирcиᴛиᴛен тәмамлый[7]. ССРБ сәүдә министрлыгының гомуми туклану фәнни-тикшеренү институты чит илләр мәгълүматы бүлеге мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. «Социально-психологические аспекты управления личностью в сфере услуг» темасына диссертация яза. Мәскәүдә Төзүчеләр мәдәният йорты каршында Муса Җәлил исемендәге әдәби-музыкаль берләшмә («Туган тел» оешмасы) төзи. ИҗатыШигъриятнең кыска формаларында (робагый, афористик шигырь-хикмәт) иҗат итә. Хәрби хезмәттә чагында рус телендәге беренче шигырьләре гаскәри газеталарда дөнья күргән. Шигырләре шулай ук үзәк матбугатта, «Казан утлары»нда, «Чаян»да, «Идел» журналында, «Ватаным Татарстан» газетасында даими басыла. 2002 елда афористик шигырь-хикмәтләреннән төзелгән «Прошчай, XX век» китабы дөнья күрә. Метрдотель булып эшләгәндә очраган гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләрне «Метрдотель язмалары» дигән истәлекләр китабында яза. Ә. Саттар сүзләренә русча һәм татарча җырлар язылган (мәсәлән, «Серле күзләр», Рөстәм Яхин көе; «Ялгыз агач», Рөстәм Яхин көе; «Ηижгаpым»), җырлары Елена Образцова, Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бегичев, Венера Ганиева, Наилә Фатехова, Эмиль Җәләлетдинов, Рамил Курамшин, Сәяр Хәбибуллин һ. б. җырчылар репертуарына кергән. Мәскәүдә 1999 елда «Җырлар» китабы, 2009 елда «Избранное: стихи, рубаи», 2012 елда «Рубаи» китаплары, Казанда 2015 елда «Робагыйлар» (К.: «Ихлас». ISBN 978-5-906701-48-0) китабы дөнья күргән[8]. Фильмография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеКызы Казан дәүләт педагогия үнивирcиᴛиᴛенда инглиз һәм гарәп телләре буенча укыган. Оныгы Мәрьям. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia