Гамил Әсхәдуллин
Гамил Әсхәдуллин, Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин, сәхнә псевдонимы Гамил Әсхәдулла (1959 елның 19 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Шәңгәлче) ― «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты. Тәрҗемәи хәле1959 елның 19 мартында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәмамлаган[1]. Түбән Камада машина йөртүче, «Җәлил» яшьләр киноконцерт үзәге идарәчесе булып эшләгән[2]. 1980 елның 1 апрелендә Түбән Камада беренче тапкыр «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» үткәрелгәч барлыкка килгән «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театрында башта административ эшләр башкара, соңрак, театрның беренче директоры Шәмси Закиров Казанга күчеп киткәч, театрның сәнгать җитәкчесе булып кала. Шәхси эшмәкәр булып теркәлә[3]. Озак еллар театрда Гали Галиевич ролен башкара. Миниатюраларда гади кешеләрне уйнарга ярата[4]. Г. Әсхәдуллин тырышлыгы белән Түбән Кама шәһәр хакимияте театр өчен офис бирә, театр җитәкчесе анда балалар өчен студия ачарга планлаштыра. Җәмәгать эшчәнлегеТР буенча Эчке эшләр министрлыгы иҗтимагый шурасы әгъзасы [5]. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Шәңгәлче авыл җирлеге Советы депутаты булып сайланган, Бердәм Россия фиркасе әгъзасы[6]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеI никахы ― Алсу, Түбән Кама химия сәнәгате машинисты булып эшли. Уллары Рамил (1983), җырчы, композитор; Ирек, Түбән Камада эшмәкәр. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia