Тамара Халитова
Тамара Халитова, Тамара Сөләйман кызы Халитова (1947 елның 7 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш ― 2022 елның 28 июне, РФ, ТР, Әлмәт) ― мәдәният эшлеклесе, 1995―2002 елларда Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты. Тәрҗемәи хәле1947 елның 7 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. Иске Минзәләбаш урта мәктәбен, «математика укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, бер ел Сарман районы Рангазар, өч ел Иске Минзәләбаш, ун ел Җәлил, бер ел Әлмәт районы Түбән Мактама мәктәпләрендә математика фәненнән укыта. 1981 елдан башлап унбер ел Әлмәт радиоприбор заводында инженер, үзәк исәпләү лабораториясе мөдире, кадрлар бүлеге мөдире булып эшли [1]. 1992 елдан мәдәният өлкәсендә: 1992―-1995 елларда Әлмәт районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, 1993―1995 елларда Әлмәт районы һәм шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе була. 1995 елның декабрь аеннан 2002 елга хәтле – Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры [2]. Бүләкләре, мактаулы исемнәреГаиләсеИке улы: берсе Ренат (Мусин, 1979 елгы) [3]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia