Марсель Таишев
Марсель Таишев, Марсель Мазһар улы Таишев (1943 елның 2 гыйнвары, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — Татарстан Республикасының мәдәният министры (1985-1999), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), тарих фәннәре кандидаты (1984). Тәрҗемәи хәле1943 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1961, алтын медаль белән), Казан дәүләт химия-технология институтының КИПиА факультетын (1967)[1], Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1984) тәмамлаган. Мәскәүдә тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1984). Хезмәт юлы1961-1962 елларда Казан компрессор заводында слесарь-җыючы. 1967 елдан Казан Оргсинтез заводында контроль-үлчәү приборлары буенча мастер, ноябрьдә заводның ВЛКСМ комитеты сәркатибе итеп сайлана. 1971-1972 елларда ВЛКСМ Ленин райкомы беренче сәркатибе. 1972-1973 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе. 1973-1978 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында пропаганда-агитация бүлеге мөдире урынбасары. 1978-1981 елларда мәдәният һөнәри берлекләренең Татарстан өлкә комитеты рәисе. 1981-1984 елларда Мәскәүдә укый. 1984-1985 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары. 1985-1999 елларда Татарстан АССР (1991 елдан ТР) мәдәният министры. 1999 елдан соң ТР министрлар кабинеты аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, ТР министрлар кабинеты каршындагы җәмәгать пулаты рәисе, ТР премьер-министрының мәдәният, сәнгать һәм гаммәви чаралар буенча киңәшчесе, ТР мәдәният министрлыгы каршындагы җәмәгать пулаты рәисе (2010), ТР президенты каршындагы Г. Тукай исемендәге ТР дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзасы (2014)[2]. Бүләкләре, мактаулы исемнәреГаиләсеХатыны, ике баласы. ИскәрмәләрЧыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia