Эльмарт Уразов
Эльмарт Уразов, Эльмарт Шәйхи улы Уразов (1955 елның 21 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл – 2022 елның 27 октябре, РФ, Пермь крае, Барда округы, Барда) ― журналист, «Таң» газетасы баш мөхәррире (1993-2022), Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010). Тәрҗемәи хәле1955 елның 21 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Бакчавыл (Чалкау) авылында туган. Мәктәптән соң бер ел «Таң» газетасы редакциясендә корректор булып эшли. Казан дәүләт университетын журналистика белгечлеге буенча тәмамлаган (1977 елда)[1]. Хезмәт юлы1977 елдан Пермь крае Барда районы «Таң» иҗтимагый-сәяси газетасының редакциясендә эшли: хәбәрче, 1978 елның августыннан хатлар бүлеге мөдире, 1983-1993 елларда ун ел – редактор урынбасары, 1993 елның апреленнән – газета мөхәррире, 1993 елның сентябреннән «Таӊ» редакциясе муниципаль оешмасы баш мөхәррире, 2012 елның гыйнварыннан – «Таӊ» редакциясе автономияле коммерцияле булмаган оешмасы баш мөхәррире. Ул эшләгән елларда китаплар, Пермь крае татарларыныӊ «Халык чишмәсе» газетасын чыгару буенча зур эш алып барыла. Э. Ш. Уразов – «Халык чишмәсе» газетасының да баш мөхәррире була.[2] «Таң» газетасы күп конкурслар лауреаты, ике тапкыр «Бәллүр каләм» иясе була.[3] Публикацияләренең төп темалары: район тормышы, мөһим вакыйгалар, авыл проблемалары, кешеләрнең портретлары.
2022 елның 27 октябрендә инсульттан вафат булган[5]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Библиография
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia