Казан арты керәшеннәре сөйләшенең ташкирмән урынчылыгы
![]() Ташкирмән урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Лаеш районы Ташкирмән авылы керәшен-татарларында таралган урынчылыгы, икенче яктан аны көнбатыш диалектның мордва-каратай сөйләшенә дә кертәләр.[1]
ТарихыТашкирмән авылында яшәүчеләр – XVII йөздә Иделнең сул ярына күченгән каратайлар, алар шул ук диалектта сөйләшәләр, ләкин мордва үзаңын югалтканнар, үзләрен керәшен татарлар дип исәплиләр.[1][2] ҮзенчәлекләреБу сөйләш тел үзенчәлекләре буенча мордва-картай сөйләше белән якын булса да, аңа мишә буе керәшеннәре сөйләше дә якын, әмма кайбер аермалары да бар.[2] Фонетика. А авазы - арткы рәттәге, аскы күтәрелештәге иренсез сузык авазы, бик ачык әйтелә, мишәр диалекты сөйләшләрендәгечә. К, г – тирән-арткы тел авазлары, сүз башында бигрәк тә тирән-арткы телдә әйтелә. Кайбер сүзләр һәм иҗекләр азагында тирән арткы телдәге қ һәм арткы телдәге к авазы урынына ' (хәмзә бугаз авазы) әйтелә: Ни' чәй эчмийең? - Нигә чәй эчмисең?; И'мә' пешердем - икмәк пешердем. Җ, ч – аффрикат тартыклары сүз башында һәм уртасында очрый: дҗитен, мырдҗа, Мәрдҗә - Мария; тчилә' - чиләк. -гач хәл фигыль аффиксында – ч~с алышына: барғас - барғач. Морфология. 2 нче затның белдерү фигыльләрендә берлек санның -сың/-сең әдәби формасы урынына кыскартылган -ң варианты кулланыла: Тыннап тораң (торасың) əле син «Кала башы» дҗырларын. Бу авылның сөйләмендә -тчәре бәйлеге кулланыла: өчкə тчəре саный - өчкә кадәр саный. Лексика. Ташкирмән сөйләшенең кайбер диалектизмнары: гомбақты - көнбагыш; гөбө сөтө – май әйрәне; ылақша – токмач; дҗəшсри - нардуган; əйдегиде - уен төре; дҗағалық - муенса; эт терсəге – күзгə чыккан арпа; петчеп тегү – кисеп тегү,; тчəй түбере – чəй чүбе; тыуған-игəтч – туған-тумача; ардақлау – кадерлəү; ардақлы – кадерле.[2] ИскәрмәләрСылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia