Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (рус. Институт языка, литературы и искусства имени Галимджана Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, ингл. Republic of Tatarstan Academy of Sciences Galimcan İbrahimov Institute of Language, Literature, and Art) — татар теле регуляторы, татар әдәбияты һәм сәнгате буенча дөньяның төп фәнни белем үзәге. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әйдәүче фәнни тикшеренү үзәкләренең бере. Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, татар халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгатенең актуаль проблемалары тирәнтен өйрәнелә. ТарихТАССР Халык комиссарлары советының 16.04.1937 карары нигезендә, ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан 23.08.1939 оештырыла башлый, 4.10.1939 приказы нигезендә рәсми булдырыла. Эшен ТАССР Халык комиссарлары советы буендагы Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты буларак башлый[6]. 1941 елның февралендә Тел, әдәбият һәм тарих татар фәнни-тикшеренү институты статусын ала. Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше тора. ТӘСИ Бөек Ватан сугышына кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, татар теле, рус теле һәм тарих. 1961 елны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, 1968 елны сәнгать бүлеге, 1975 елны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла. 1945 елдан — СССР Фәннәр академиясенең[ru] Казан филиалы, 1991 елдан — Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә, 1993 елдан —ТР ФА нә керә. 1967 елдан Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә. 1973 елдан — Тел, әдәбият һәм тарих институтына үзгәртелә. Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла. 1988 елдан башлап институтка Республика җитәкчелеге тарафыннан яңа эшчәнлек ‑ югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләрне координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү бурычлары куела. 1996 елда тарих бүлеге нигезендә аерым Тарих институты оеша, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты итеп үзгәртелә. БүгенБүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 215 фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар. ТӘСИ галимнәре гуманитар фәннәр үсеше, татар һәм Татарстан Республикасының башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияты торгызылуына бик зур өлеш кертәләр. Институт Мәскәү, Петербург, Башкортстан, чит ил (АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора. Төзелеше
Бүлекләр:
ШәхесләрДиректорлар
Танылган хезмәткәрләре исемлеге
Искәрмәләр
ЧыганакларСылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia