Фәридә Салитова
Фәридә Салитова (Фәридә Шәриф кызы Салитова) — сәнгать (музыка) белгече, педагогика фәнннәре докторы, сәнгать фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы (1992). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре. РФ югары һөнәр мәгарифе мактаулы хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле1948 елның 12 июнендә Венада (Австрия) туган. Әтисе – Шәриф Сәлим улы Салитов (1913, Дәвеш-2004, Казан), тарихчы, икътисадчы. Әнисе – Сафия Измаил кызы Мозаффарова (1919, Казан – 2000, Казан), юрист. ![]() Казан музыка укуханәсен (1966), «фортепиано» белгечлеге буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (И.Ә. Гобәйдуллина курсы, 1971), «музыка сәнгате» белгечлеге буенча ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура (1982) тәмамлаган. Ташкәнттә, Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Сәнгать белеме институтында Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган темага сәнгать фәннәре кандидатлыгына (җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов) (1985), «Татар халкының музыка-педагогика мәдәнияте үсеше (чыганаклардан алып тотрыклы күренешкә әверелгәнче)» темасына педагогика фәннәре докторлыгына[2] (җитәкчесе проф. Җ.Г. Нигъмәтов) диссертацияләр яклаган. Хезмәт юлы
Фәнни юнәлешләреВатан мәдәнияте, сәнгате, педагогикасы, мәгарифенең теориясе, тарихы һәм практикасы. Хезмәтләре250 (шул исәптән, 83 фәнни һәм 50 фәнни-популяр һәм публицистик) хезмәте басылган. Аеруча Салих Сәйдәшевның иҗатын өйрәнү, музыкаль мирасын барлау һәм халыкка кайтару, музеен оештыру өлкәсендә керткән хезмәте зур[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Тукай бүләгенә намзәт — 2012«2012 ел»да «Салих Сәйдәшевның музыкаль драмалары: татар һөнәри музыкасын булдыруда жанрның әһәмияте» (1988) һәм «Салих Сәйдәшев. Тормыш һәм иҗат юлы» (2011) китаплары өчен Тукай премиясенә намзәт итеп тәкъдим ителә[5][6]. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia