Нинель Юлтыева
Нинель Юлтыева, Нинель Давыт кызы Юлтыева (баш. Нинель Дауыт ҡыҙы Юлтыева, 1926 елның 3 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа — 2014 елның 23 ноябре, РФ, ТР, Казан) — балет биючесе, мөгаллим, РСФСР (1957), БР (1995), ТР (1996) халык артисты. Тәрҗемәи хәле1926 елның 3 февралендә Башкортстан АССРның башкаласы Уфа шәһәрендә, язучы Давыт Юлтый гаиләсендә туган. 1938 елда әтисе сәяси репрессия корбаны була, әнисе Фатыйма 10 ел Мордовия төрмәсендә үткәрә. 1935 – 1941 елларда Н. Юлтыева Ленинградта хореография училищесындә белем ала. Мөгаллимнәр Наталья Камкова (А. Ваганова шәкерте) һәм Александр Ширяев ятимә кызга ярдәм кулы сузалар. 1941 елда сугыш башлангач, укучыларны өйләренә тараталар. Уфада көтәр кешесе булмаса да, 15 яшьлек кызны Башкортстанның опера театрына эшкә билгелиләр. Рәсми рәвештә 1943 елдан Молотов (хәзерге Пермь) бию училищесындә укуын дәвам итә.1949 елда Ленинград бию училищесынең дипломын ала. 1968 елда шул ук уку йортының мөгаллимнәр бүлеген, 1972 елда Н. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясенең балет куючылар бүлеген тәмамлый. 2014 елның 23 ноябрендә вафат. Иҗаты
«Шәһрезадә», «Йокыга талган гүзәл», «Шопениана», «Баядерка», «Бакчасарай фонтаны» спектакльләрен куя.[2] Илленче еллардан башланган мөгаллимлек эшчәнлеге бүген дә дәвам итә. Берничә йөз шәкерте институтларда, укуханәләрдә белем бирә, театрларда эшли, бию коллективларын җитәкли.[3]
Төп партияләре
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
Хәтер
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia