Ләлә Миңнуллина
Ләлә Миңнуллина, Ләлә Рафаил кызы Миңнуллина (кыз фамилиясе Гыйләҗева, 1952 елның 21 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Тинчурин театры артисты (1974 елдан, өзеклекләр белән). Татарстанның халык артисты (1999). Тәрҗемәи хәле1952 елның 21 августында Казанда татар бистәсендә туган. Казан театр укуханәсен тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов курсы, 1974). Курсташлары — Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова. 1974 елдан Республика күчмә театрында (1988 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) хезмәт итә. Режиссерлар Равил Тумашев, Рәфкать Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин белән эшли. Спектакльләрдә тапшырылган рольләрне ихлас, табигый уйнавы белән тамашачы ихтирамын яулый. Әнисе каты авыру сәбәпле, 1975—1976 елларда театрдан китеп торырга туры килә. 1985 елда театрдан икенче мәртәбә китеп тора. Театрдан аерылган вакытта хат ташучы була, балалар бакчасында, «Теплоконтроль» заводында эшли. РепертуарРепертуарында 30дан артык роле бар. Яратып башкарган рольләре: Туфан Миңнуллинның «Кырларым, тугайларым» әсәре буенча куелган спектакльдә Мөслимә роле, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча куелган спектакльдә Галимә роле[2].
Гаилә хәлеКызы Айгөл, табибә, медицина көллияте укытучысы. Оныгы Камилә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia