Эмиль Җәләлетдинов
Эмиль Җәләлетдинов — җырчы (лирик-драматик баритон), татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстан АССРның халык (1973), РСФСРның атказанган (1982) артисты. Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, анда музыка мәктәбен тәмамлагач, Ташкәнт консерваториясендә укый башлый. Ләкин аны туган тел, татар мәдәнияте Казанга тарта, һәм ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. Биредә Эмиль татар музыка дөньясына чума, студент елларында ук татар халык җырларын, Җәүдәт Фәйзи, З. Хәбибуллин, Ә. Бакиров әсәрләрен башкара. 1962 елда Э. Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә була. Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, А.Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота. Вафаты2023 елның 19 мартында 90 нчы яшендә инфаркт булып Казанда вафат.[2] Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратына җирләнгән.[3] ГаиләсеХатыны Венера, телевидениедә режиссер булып эшләгән (COVID-19 коронавирус авыруыннан вафат булган). Кызлары Диана (1981 елгы; 39 яшендә рактан вафат булган), музыка мәктәбен тәмамлаган. Оныклары Элина (Щуваева, Мәскәүдә бизнесы бар) һәм Артур, музыка мәктәбен тәмамлаганнар, ләкин музыка белән профессиональ шөгыльләнмиләр.[4][5] Искәрмәләр
СылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia