Венера Шакирова
Венера Шакирова, Венера (мулла кушкан исеме Әфият[1]) Мансур кызы Шакирова (ире фамилиясе буенча Петрова, 1960 елның 11 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1983 елдан). Татарстанның халык артисты (2016). Тәрҗемәи хәле1960 елның 11 октябрендә Казанда туган. Әтисе Мансур — Казанныккы, әнисе Арча районы Мөрәле авылында туып-үскән. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә (Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин сыйныфы) укырга керә. Сабакташлары — Рафил Сәгъдуллин, Лениза Заманова , Фәрит Бикчәнтәев, Гафур Каюмов, Данил Салихов, Роберт Мортазин. 1983 елда театр укуханәсен тәмамлагач, Камал театры труппасына кабул ителә. Камал театрында беренче башкарган роле — Марсель Сәлимҗанов куйган «Зифа» спектаклендәге (Нәкый Исәнбәт әсәре) Эсмеральда роле[2]. 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Аны тәмамлап, Казан театр укуханәсендә студентлар укыта. ИҗатыТөрле холыктагы образлар иҗат итә, бигрәк тә характерлы образларны уңышлы башкара. Җырлый (тавышы — колоратур сопрано). Уйнаган рольләре
«Киномәүлид» проектында катнаша (төп авторы — «Иман нуры» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров), кинода уйный («Пустота», 2018, режиссёр Павел Москвин)[4]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеИре Рәниф Андрей улы Петров (2016 елда вафат)[6], Камал театры директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia