Мулланур Мостафин
Мулланур Мостафин, Мулланур Хәмзә улы Мостафин, рус. Мустафин Мулланур Хамзич (1932, Мамадыш районы, Көек-Ерыкса — 2007, Минзәлә) — татар театры эшлеклесе, Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры (1956-1964), баш режиссеры (1964-1982), театр директоры (1960-1967). Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1968). Тәрҗемәи хәле1932 елда Татарстан АССР Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында туган. Казан театр училищесын (1951), Мәскәүдә А. Луначарский исемендәге ГИТИСның режиссерлык бүлеген (1956, Ю. Завадский курсы) тәмамлаган. 1956 елдан Минзәлә колхоз-совхоз театрында (1957 елдан соң дәүләт драма театры): 1956-1964 елларда режиссер, 1964-1982 елларда баш режиссер (1960-1967 елларда театр директоры да). Иҗаты1956 елда «Галиябану» (М. Фәйзи) әсәрен сәхнәләштерүдән башлый (рольләрдә Ә. Фәсхетдинов, Н. Җиһаншина, М. Кичүбаев). 1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате декадасында Минзәлә театры яшь режиссер М. Мостафин сәхнәләштергән «Галиябану» (М. Фәйзи) әсәрен дә алып бара. Спектакльне башкала халкы яратып каршы ала. Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Күп кенә артистлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Бу хәл яшь иҗатчыга канатлар куя, ул тулы канлы иҗатка чума. Камал театры репертуарындагы Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1968), Хәй Вахитның «Соңгы хат», «Ике килен – килендәш» спектакльләрен Минзәлә театрында куя, Сергей Каитовның «Ана йөрәге» (1964), Мостай Кәримнең «Айгөл иле» (1967), Әхәт Гаффарның «Яз моңнары» (1978) әсәрләрен сәхнәләштерә. Казанда 3-5 ел саен уза торган, айдан артык баручы хисап гастрольләренә унар спектакль әзерли. Минзәлә театрын ил буенча танытуда, аның дәрәҗәсен үстерүдә Мулланур Хәмзә улының хезмәте зур. Гастрольләр картасын киңәйтә: Үзбәкстан калалары, Ленинград, Ижау һ.б. шәһәрләрнең тамашачысы Минзәлә театры артистларын һәрвакыт көтеп ала. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ХәтерМинзәлә театры музеенда М.Х. Мостафинга стенд багышланган[1]. Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia