Юрий Виноградов (1907)
Юрий Васильевич Виноградов (15 февраль 1907, Бәләбәй, Уфа губернасы, Россия империясе — 4 гыйнвар 1983, Казан) — композитор, музыка белгече, педагог, профессор, Казан консерваториясенең музыкаль әсәрләрен анализлау буенча укытучысы, Казан музыка училищесының композиция һәм музыка теориясе буенча укытучысы, Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе . БиографияЮрий Васильевич Виноградов 1907 елның 15 февралендә Уфа губернасы Бәләбәй шәһәрендә композитор Василий Иванович Виноградов гаиләсендә туган. 1926 елда Казан музыка көллиятен (Олег Дмитриевич Родзевичның фортепиано классы) тәмамлый. 1946 елда Мәскәүдәге Гнессин исемендәге музыка-педагогия институтының теоретик-композиторлык факультетын (җитәкчесе -Максимилиан Осеевич Штейнберг, композиция классы) тәмамлый. 1936-45 елларда Казан музыка училиәмәктәбендә композиция щесында музыкаль-теоретик фәннәрдән укыта. 1945-77 — Казан консерваториясенең музыкаль әсәрләренә анализ ясаучы укытучы. 1983 елның 4 гыйнварында Казанда вафат була. Шәкертләре
ИҗатыЮрий Виноградов «Татар совет музыкасы тарихы» курсы өчен беренче укыту программасын төзүдә катнашкан, татар композиторларының әсәрләренең беренче басмаларын редакцияләгән, концертларга һәм спектакльләргә рецензия язган, музыкаль һәм тәрбияви эш алып барган. Симфоник оркестр өчен «Әпипә» татар халык җырлары темасына вариацияләр; Фортепиано өчен балалар альбомы; Ике фортепиано өчен татар маршы; Муса Җәлил шигырьләренә «Сандугач Һәм Чишмә» кантатасы Александр Сергеевич Пушкин, Степан Петрович Щипачев шигырьләренә романслар цикллары; Татар шагыйрьләре шигырьләренә романслар һәм җырлар; Фортепиано өчен эшкәртүдә 12 Кытай халык җыры; Татар, кыргыз һәм инглиз халык җырларының вокал һәм фортепиано эшкәртмәләре; Балалар хоры өчен әсәрләр. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрСылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia