Сабир Өметбаев
Сабир Өметбаев, Сабир Гаделҗан улы Өметбаев (1908 елның 15 (27) октябре, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Олы Кариле ― 1982 елның 18 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт) ― Минзәлә татар дәүләт драма театрын оештыручы, 1935―1966 елларда театрның баш режиссёры, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1960). Тәрҗемәи хәле1908 елның 15 (27) октябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Олы Кариле авылында туа. 1982 елның 18 маенда Әлмәттә вафат. Казанның театр техникумын (1929), Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр институтын (ГИТИС) (1935) тәмамлый. ГИТИСта укыган вакытта Мәскәү татар театрында рольләр башкара. 1929―1935 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында. 1935―1966 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрының оештыручысы, баш режиссёры. Бөек Ватан сугышында1941 елда театрның ирләр составы тулысынча фронтка китә. Мидхәт Рафиков, Габдулла Мәкъсутов, Гомәр Бикмуллин, Газиз Мөхәммәдиев, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимов сугышта һәлак булалар. Башка артистлар белән берлектә, Сабир Өметбаев фронтка алына. Владивостокка җибәрелә һәм билгеләнү буенча Тын океан флотының хәрби корабына эләгә. I Украина фронтының сугыш юллары буйлап аңа Мәскәүдән Алманиягә кадәр барып җитәргә туры килә.[2] ИҗатыМинзәлә татар дәүләт драма театрын оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев - татар театры сәнгатендә бик якты эз калдырган шәхес. Танылган артист Газиз Айдарский аны Казанга чакыра. Казанда артист, драматург һәм режиссёр Кәрим Тинчурин кул астында Татар дәүләт академия театрында режиссёр ярдәмчесе булып эшли. 1935 елда ГИТИСның режиссёр дипломын алгач, Татарстан АССР Наркомпрос юлламасы буенча авыл кешеләре, колхоз һәм совхоз эшчеләре арасында мәдәни-агарту эшчәнлеген җанландыру өчен Чистай шәһәренә җибәрелә. 1935 елда Сабир Өметбаев коллектив туплап, биредә беренче тапкыр “Зәңгәр шәл” спектаклен сәхнәгә куеп,эшчәнлеген башлый.[3] Минзәлә шәһәренең татар театры шул труппадан оешып китә. Баштарак Минзәлә колхоз-совхоз театры дип атала. 1934 - 1941 елларда театр белән 40 спектакль әзерли: “Биктимер” (Сәләх Хөсни)[4], “ Чаткылар” (Таҗи Гыйззәт), “Гөлзадә” (Риза Ишморат), “Туй” (Әнәс Камал), “Намус” (Г.Мдивани) һ. б. рус һәм чит ил классикасын сәхнәләштерә: Ф. Шиллер “Мәкер һәм мәхәббәт”, Н. Гоголь “Өйләнү”, А. Островский “Гаепсездән гаеплеләр”, Биль – Белоцерковский “Ай – сулдан”.һ.б.
театр”ны (Галиәсгар Камал) күрсәтә. Диплом һәм йөк автомашинасы белән бүләкләнә.[5] 1946 елда сугыштан кайткач, Сабир Өметбаев татар, рус һәм чит ил драматургларының әсәрләрен сәхнәгә куя: “Язылмаган законнар” (Юныс Әминов), “Тамырлар” (Юныс Әминов), “Васса Железнова (Максим Горький). Казан театр училищесыннан һәм Алабуга культура-агарту училищесыннан яшь артистларны җәлеп итә. 1960-1970 елларда Ленинградта , Үзбәкстанда, Таҗикстанда, Төркмәнстанда зур гастрольләр оештыра: 70 тән артык спектакль, концерт куела, очрашулар уза. Гомеренең соңгы еллары Әлмәттә үтә.[6] Хәтер
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia