Салават Юзеев
Салават Юзеев, Салават Илдар улы Юзеев (1960 елның 2 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, драматург, режиссер. Татарстанның язучылар (2005 елдан) һәм кинематографистлар берлекләре әгъзасы. Г. Державин исемендәге әдәби премия лауреаты (2006). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тәрҗемәи хәле1960 елның 2 февралендә Казан шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Илдар Гафур улы Юзеевның (1933—2004) гаиләсендә туган. 1982 елда Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган. 1999 елга кадәр Казан җитештерү предприятиеләрендә, фәнни-тикшеренү институтларында инженер-программист булып эшли. 1999 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең башта мөхәррире, аннан соң режиссеры. 2004 елдан — Татарстанның иҗтимагый инновацион фондының (продюсер Марина Галицкая белән уртак) «Инновация» киностудиясендә режиссер. ИҗатыӘдәби эшчәнлегеӘдәби эшчәнлегенең башында әтисенең, соңрак башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Казан дәүләт университеты каршындагы «ARS» (җитәкчесе шагыйрь Николай Беляев), А. М. Горький музее каршындагы (җитәкчесе шагыйрь Марк Зарецкий) әдәби берләшмәләргә йөри. Беренче мәкаләләре 1982 елда «Литературная Россия» гәҗитендә дөнья күрә, тәрҗемә иткән шигырьләре 1983 елда «Комсомолец Татарии» гәҗитендә басыла. Үз шигырьләре «Каюткомпания» (Казан, 1987), «Стихи казанских студентов» (Казан, 1989), «Посмертная маска века» (Казан, «Цивилизация» нәшрияты, 2001) исемле шигъри җыентык, альманахларда дөнья күрә. 1987 елда беренче хикәясе «Не в своем теле» «Вечерняя Казань» гәҗитендә рус телендә дөнья күрә. «Идель», «Казань» журналларында хикәяләре һәм повестьлары «Аве, Цезарь!», «Сквозняк тишины», «Рядовой Хузин» басыла. «Клавка», «О тех, кого нет», «Записки эпохи раннего телевидения», «А сколько тебе лет?» хикәя-повестьлары «Русский переплет», «Топос», «Заповедник» исемле интернет-журналларга тәкъдим ителә. «Иртә телевидение чорындагы язмалар» (рус. Записки эпохи раннего телевидения) повестенда үзенең ГТРКга килү тарихын тасвирлый. 2000 елда хикәяләр циклы «Театр теней» (Казан, «Цивилизация» нәшрияты) альманахында басыла. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән «Я остаюсь здесь» исемле проза китабы Татарстан Язучылар берлеге һәм Милли китапханә үткәргән «Ел китабы – 2001» бәйгесендә призлы урын яулый. Пьесалары РФ һәм халыкара драматургия конкурслары лауреатлары була һәм татар театрлары сәхнәләрендә куела[1]. Камал театры репертуарына «Ут күршеләр», «Хафалы биюләр» спектакльләре алынган[2]. 2022 елда «Последние люди» әсәре белән «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесендә I премиягә лаек була. [3] Режиссерлык эше![]() 1999 елдан телевидение, документаль һәм уен киносы өлкәсендә эшли. Әүвәл телевидениедә эшли башлый, соңрак кинога килә. Күп кенә фестивальләрдә һәм конкурсларда бүләкләр алган 50гә якын (кыска һәм урта метражлы) фильм, шул исәптән татар халкының бөек шәхесләренә (Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев, Хәсәнгата Габәши, Садри Максуди, Илһам Шакиров һ. б.) багышланган 20 дән артык документаль фильмның авторы һәм режиссеры[4]. Режиссерның эшләрендә кызыл җеп булып татар халкының үзаңы, тарихка һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт темалары тора. Нагайбәкләр язмышы турындагы фильмы аларның милли үзаңының үсешенә юл ача.[5]. 2018 елда «Керәшен анасы» документаль-этнографик фильмын төшергән. «Алманиядә татарлар» фильмы сугыш елларында алман территорияләрендәге татарларның фаҗигале язмышы турында. «Плетцензее - үлем театры» фильмы Муса Җәлилгә багышланган. «Китмибез!» (2004) документаль фильмы Казанның меңьеллыгына төшерелгән. «121» фильмы Габдулла Тукай турында, ул тулысынча татар телендә (инглизчә субтитрлар белән)[6]. Туфан Миңнуллинга, хәйрияче Әсгать Галимҗановка багышланган ике документаль фильмы «Ауразия калейдоскобы» халыкара документаль кино фестивалендә призлар алган. Күпчелек фильмнары Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтелә. Киноэшләрен үзе, шулай ук Илдар Әбүзәров язган сценарийлар буенча куя. Кайбер фильмнары: «Фәридә» (2009), «Корбан-роман» (2009), «Ул, аның музасы һәм сыйныфташлары» (2012)[7]. «Татар метражлары» (2017), «Өчпочмак көне» (комедия, 2019) һ. б. Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеХатыны Марина Игоревна Галицкая, биология фәннәре кандидаты, кинопродюсер һәм «Фатима» хатын кызлар кризис үзәге җитәкчесе.[12] Балалары: улы Самат — «Snapshot» видеодизайн студиясе режиссеры һәм «Инновация» киностудиясе арт-директоры, кызы Динара. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia