Мәгъсүм Гәрәев
Мәгъсүм Гәрәев, Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев (1935 елның 7 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Шәле) — журналист, язучы-публицист. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005). Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан). Тәрҗемәи хәле1935 елның 7 февралендә Татарстан АССР Питрәч районы Шәле авылында дүрт балалы укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Гәрәй Шакир улы Шакиров, әнисе Мәликә Гайнетдин кызы. Әтисенең язмышыӘтисе иген игү, сәүдә белән дә шөгыльләнгән, 1921 елда Шәледә Америка ашханәсе ачып, кешеләрне ачлыктан коткарып кала. 1930 елда «совет сәясәтенә каршы пропаганда алып баруда» гаепләнеп, 5 елга «хезмәт белән төзәтү» лагерена хөкем ителә. 3 елдан иреккә чыгып, Шәледә укыта. 1937 елның 11 октябрендә 10 елга концлагерьга хөкем ителә. 1943 елның 20 февралендә Красноярск краеның Нижняя-Пойма авылында вафат була.[1] Хезмәт юлыШәле урта мәктәбен тәмамлагач (1953), ВЛКСМның Питрәч райкомында эшли.
1999—2001 елларда җәмәгать тәртибендә Татарстанның Аксакал язучылар шурасын җитәкли. ИҗатыМ. Гәрәев – журналист буларак танылган каләм иясе. 1949 елның 17 маенда «Безнең бакча» исемле беренче язмасы басылып чыга. «Яшь ленинчы» газетасына, «Пионер» журналына (1957 елдан «Ялкын») башваткычлар ясап җибәрә. Ярты гасырдан артык чорда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан дистәләрчә китап-җыентыкларда М. Гәрәевның заманның иҗтимагый-социаль мәсьәләләре, күренекле шәхесләре турында язган очерклары, мәкаләләре басылып чыга. 2004–2005 елларда сайланма мәкаләләре, хикәяләре, иҗат портретлары, юмор-сатира әсәрләре һәм автобиографик язмалары-истәлекләре тупланган «Мин, Чуен Гәрәй малае» дилогиясе һәм «Җаның кыйбатмы, малыңмы?» дигән китаплары дөнья күрә. Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia