Наил Касыймов
Наил Касыймов, Наил Васыйл улы Касыймов (Наил Касыйм, 1955 елның 18 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Ашытбаш) – шагыйрь, җырлар авторы, 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), ТР Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе лауреаты (2017). Татарстан Республикасының халык шагыйре (2023). Тәрҗемәи хәле1955 елның 18 августында Арча районы Ашытбаш аваылында биш балалы гаиләдә туган. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай-Кырлай урта мәктәбен, 1977 елда Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган [1]. Хезмәт юлы1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшләгән. 1992–1997 елларда Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор вазыйфасында. 1997–1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан Казан шәһәр хакимиятенең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара. Пенсиягә киткәнче Татарстанның мәдәният министрлыгында бүлек мөдире вазыйфасында. ИҗатыН. Касыймовның шулкадәр нечкә күңелле, шигъри җанлы булуы гаҗәп тә түгел ― татарның олы әдипләре туып-үскән Арча районы егете ул. Кечкенә чагында әнисенең туган авылы ― Кырлай белән тоташкан Иябаш авылына әбиләренә кунакка барганда, Тукай йөргән сукмаклардан йөргән, Тукай коенган инештә су коенып үскән[2].
![]() «Авылым тавышлары»Җырлый чишмә, сайрый кошлар, «Су буенда учак яна»Су буенда учак яна, Мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Кырлай мәктәбендә югары классларда укыганда мәктәпкә килгән әдипләрдән хуплау алган Наилнең кайбер шигырьләре «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) басылып чыга. Татар шигъриятендә Наил Касыймов җырчы шагыйрь буларак билгеле. Әнисе Фәүзия апага багышлап язылган «Ак яулыклы әнием» дигән җырдан соң танылу ала (көй авторы Луиза Батыр-Болгари). Шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары көй язган. Җырларын үзешчән һәм профессиональ җырчылар репертуарларына алган: «Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем» (Л.Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок» (Р. Әхиярова көе), «Тыңлар идем тавышыңны», «Хәтерлисең микән ул төнне» (Р. Кәлимуллин көе), «Су буенда учак яна», «Оныттыр» (З. Хәйретдинов көе) һ. б. Венера Ганиева «Туй күлмәге» җырын, Зөһрә Шәрифуллина «Су буенда учак яна» җырын башкара. Төрле елларда иҗат ителгән җырларын, шигырьләрен «Яраткан җырлар» жыентыгына һәм башка җыр китапларына урнаштырган, «Су буенда учак яна» (1993; 2020), «Күңелем каршыңда тезләнде» (1996), «Күңелем кояшы» (2013), «Тыңлар идем тавышыңны» дигән китапларга туплап чыгарган [3]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре«Туй күлмәге»Туй күлмәге кигән кыздан «Ак яулыклы әнием»Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә ― «Әнкәм сүзе»Бала өчен гомерләрен биргән
ГаиләсеХатыны Гөлсинә Чирмешән районы Керкәле авылыннан. Уллары Айдар. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia