Розалина Шаһиева (1945)
Розалина Шаһиева, Розалина Гомәр кызы Шаһиева (1945 елның 28 июне, ТАССР, Юдино районы, Бикет ― 2024 елның 13 мае, РФ, ТР, Казан) — сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам. Татар һәм рус телләренә Гомәр Хәйям, Хафиз, Юныс Әмрә, Карачы Угълан әсәрләрен тәрҗемә иткән. Казан тарихы буенча китапларның гыйльми мөхәррире, тарихи пьесалар, либреттолар, мюзикллар, җырлар авторы. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Казанның 1000 еллыгына багышланган музейны оештыручы. ТР рәссамнар (1990), язучылар (2004) берлекләре әгъзасы. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). «Казан утлары» һәм «Сөембикә» журналлары мөхәрририяте әгъзасы. «Казан» милли-мәдәни үзәге директорының фән буенча урынбасары (2008 елга кадәр). Тәрҗемәи хәле1945 елның 28 июнендә Татарстан АССР Юдино районы (хәзерге Яшел Үзән районы) Бикит авылында[1] туган. Әтисе Гомәр Казан музыка укуханәсендә укыган, әнисе Маһирәҗәп. 1950 елда Шаһиевлар гаиләсе Казанга күчә. Сеңлесе Кәүсәрия белән Казандагы ул вакыттагы бердәнбер татар мәктәбендә укый. Урта мәктәпне алтын медальгә, «филолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлеген кызыл дипломга (1969), «әдәбият белеме» белгечлеге буенча Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын (1981) тәмамлаган. «Татар әдәбияты һәм сынлы сәнгатьнең бер-берсенә йогынтысы» (рус. Взаимодействие татарской литературы и изобразительного искусства) темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Бер ел Казан дәүләт педагогия институтында рус әдәбиятыннан укыта. 25 ел ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда башта татар милли мәдәнияте бүлеге мөдире, соңрак өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. «Казан» милли-мәдәни үзәге директорының фән буенча урынбасары (2008 елга кадәр) булып эшли. Хәзерге көндә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә хезмәт куя. 2024 елның 13 маенда 78 яшендә Казанда вафат[2]. «Курган» зират комплексында җирләнгән[3]. ИҗатыКечкенәдән шигырьләр яза. 7нче сыйныфта укыганда шигырьләрен «Ялкын» журналы бастырып чыгара. 1966 елда Гомәр Хәйям шигырләрен татар һәм рус телләренә тәрҗемә итә башлый (2003 елда гына басылып чыкканнар). Берничә шигырь җыентыгы («Кара муенса» (1997), «Ниса» (2003)), «Чыңгызхан» һәм «Ефәк юлы» поэмалары авторы. Этнография буенча хезмәтләр яза, татар милли мәдәниятен пропагандалый, дөнья буйлап (Әбу-Даби (1995), Багдад, Мәскәү, Истанбул, Баку, Будапешт (1993), Петербург, Париж (2000), Һелсинки (2003) һ.б.) татар рәссамнарының күргәзмәләрен оештыручы-кураторы була, тәнкыйть мәкаләләре яза, көнчыгыш әдипләрен татарчага, татар шагыйрьләрен (Мөхәммәд Әмин, Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр, Дәрдмәнд) русчага тәрҗемә итә. Гыйльми эзләнүләреТикшеренү даирәсе: Татар китабы сәнгате, шамаилләр, хәзерге заман сынлы сәнгате[4]. Татарстан сынлы сәнгатенә һәм аның аерым вәкилләренә багышланган уннан артык монографиясе, 200дән артык мәкаләсе бар. Китаплары
ГаиләсеИке тапкыр кияүдә булган, ике ире дә — рус милләтеннән булган[8]
улы Радик, КХТИ тәмамлаган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia