Ләйсән Мөхәррәмова
Ләйсән Мөхәррәмова, Ләйсән Мөҗип кызы Мөхәррәмова (кыз фамилиясе Низамиева, 1960 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) ― сәясәт фәннәре докторы (2004), профессор, 2001 елдан Казан дәүләт медицина университетының тарих, фәлсәфә, политология һәм социология кафедрасы мөдире, беренче проректоры (белем бирү эшчәнлеге буенча проректор). Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәп хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле1960 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган. Сарман урта мәктәбенең 2 классын, Казанның 55нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган (1977). 1977―1982 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыган һәм кызыл дипломга тәмамлаган. 1985 елда философия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. 1982 елдан Казан дәүләт медицина университетында: укытучы, өлкән укытучы, доцент, 1993―1996 елларда ― контракт буена укыту деканы, 1996―1999 елларда ― контракт буена укыту һәм бюджеттан тыш эшчәнлек буенча идарә башлыгы, 2009 елдан ― үсеш программалары буенча проректор вазифаларын башкара [1]. 2004 елда «Сәяси фән предметы буларак тел һәм тел мөнәсәбәтләре: теория һәм анализ методологиясе» темасына сәясәт фәннәре докторлыгына диссертация яклаган[2]. Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе: мәгариф социологиясе, медицина социологиясе, сәяси лингвистика. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре Наил Мидхәт улы Мөхәррәмов (1953), КФУның массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты директоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе. Бер уллары бар[4]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia