Әлфинур Галиәкбәрова
Әлфинур Галиәкбәрова, Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова (1965 елның 18 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа) — икътисад белгече, галим, Яр Чаллы педагогика университеты ректоры (2018 елдан), 2011—2018 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2006). Тәрҗемәи хәле1965 елның 18 апрелендә Татарстан АССР Буа шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында) «сәнәгатьне планлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлаган (1986). 1986—1989 елларда — Казан дәүләт университетында эшли: укытучы-стажер, икътисад кафедрасы өлкән лаборанты. 1989—1995 елларда — Волгоград физик тәрбия институтының Яр Чаллы филиалы укытучысы. 1995—1999 елларда — Яр Чаллы шәһәре мэриясендә: бүлек мөдире, икътисад буенча вице-мэр. 1999—2011 елларда — ТР финанс министрлыгының казначылык департаменты Яр Чаллы территориаль бүлеге (рус. НабережночелнинскоеТО ДК МФ РТ) башлыгы. 2011—2018 елларда — Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары —финанс идарәсе башлыгы. 2018 елның 13 февраленнән — Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре Сирень Галиәкбәров, Чаллы ФСБ идарәсе хезмәт башлыгы[2] Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia