Тимур Саматов (1992)
Тимур Саматов, Тимур Илгиз улы Саматов (1992 елның 4 апреле, РФ, ТР, Казан) – дәүләт эшлеклесе, Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры (2022 елдан), Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары (2016-2022 елларда), икътисад фәннәре кандидаты[1]. Тәрҗемәи хәле1992 елның 4 апрелендә Казанда туган. Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын «сәүдә сәясәте һәм халыкара сәүдә» белгечлеге тәмамлаган (2015). Икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Хезмәт юлы2013-2016 елларда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты. 2016 елда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгеч-эксперты. 2016-2022 елларда – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары[2]. 2022 елның августыннан – Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры[3][4]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia