Вячеслав Зубарев
Вячеслав Зубарев ( 25 ноябрь 1959 , Златоуст, Челябинск өлкәсе, РСФСР, СССР ) - Россия эшкуары, «ТрансТехСервис»ка («ТТС») нигез салучы, җитәкчесе.1999 - 2019 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты [1] . БиографиясеЗубарев Вячеслав Викторович 1959 елның 25 ноябрендә Златоустта туган. 1981 елда ул Чиләбе политехник институтын "Автомобильләр һәм тракторлар" белгечлеге буенча тәмамлый. 1981-1989 елларда «КамАЗ " ҖБ двигательләр заводында мастер, участок, цех башлыгы (начальнигы). 1989-1991 - "КамАЗ" ҖБ двигательләр заводының җитештерү комплексы башлыгы (начальнигы). 1991-1993 - "КамАЗ" ҖБ двигательләр заводының маркетинг бүлеге башлыгы (начальнигы). 1993-2008 - 1993-2008 елларда - «ПФ «ТрансТехСервис " ҖЧҖ генераль директоры. Икенче (1999-2004), өченче (2004-2009), дүртенче (2009-2014) һәм бишенче (2014-2019) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланган. 2008 елдан - «ТрансТехСервис» Идарә итү компаниясе"нең директорлар советы рәисе [2] [3] [4] [5] [6] [1] . 2020 елдан - «Россия автомобиль дилерлары" (РОАД) Ассоциациясе президенты [7] . Профессиональ һәм бизнес эшчәнлегеКамазХезмәт юлын 1981-нче елда Яр Чаллы шәһәрендә "КамАЗ " ҖБ двигательләр заводында башлаган. Предприятиедә мастердан җитештерү комплексы җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Советлар Союзы таркалганнан соң, планлы икътисадтан базар икътисадына күчүгә юнәлдерелгән икътисади реформалар башланып китә. Моңарчы планлы икътисад кысаларында эшләп килүче күпчелек предприятиеләрнең моның өчен технологияләре дә, тәҗрибәсе дә булмый. Шулай итеп, 1991-нче елда булган бу вакыйгалар фонында двигательләр заводында бөтенләй яңа юнәлеш – Маркетинг юнәлеше булдырыла, аның җитәкчесе 31 яшьлек Вячеслав Зубарев була[8] . ТрансТехСервис1990 еллар башында илдә коммерция үсә башлый.1993 елда Вячеслав Зубарев «КамАЗ» АҖдән китәргә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә карар кыла. Җиңел автомобиль техникасын сату һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнү максатыннан, ТрансТехСервис» (кыскартылган «ТТС») компаниясен оештыра. Бизнес үсеше өчен беренче старт капиталы банк кредитларыннан формалаша. Шул ук елның июлендә ун ВАЗ машинасының беренче партиясен сатып ала. Ул вакытта бу машиналарга ихтыяҗ зур була, һәм 1993 ел ахырына инде дистәләгән машинадан торган шундый берничә партияне гамәлгә ашыра. Шулай бизнес үсә башлый. Шул ук вакытта Вячеслав Викторович чит илдә җитештерелгән модельләрне, аерым алганда кореянекеләрне алып беренче омтылышларны ясый башлый. 1997 елның җәенә компания Lada автомобильләрен сату һәм аларга хезмәт күрсәтү үзәге була, еллык сату әйләнеше 5,5 мең автомобильдән артып китә. Шул ук елда Татарстанда BMW дилерия үзәге ачыла [9] [10] . "Транстехсервис" өчен бу чит ил брендының рәсми дилеры булып эшләүнең беренче тәҗрибәсе була. ТТС хезмәткәрләре BMW брендының югары таләпләренә туры китереп кирәкле кадрлар әзерли, бу бөтен холдинг эчендә хезмәт күрсәтү стандартларын күтәрә, алга таба эшчәнлеккә уңай йогынты ясый [9] . Иҗтимагый-сәяси эшчәнлегеИкенче (1999-2004), өченче (2004-2009), дүртенче (2009-2014) һәм бишенче (2014-2019) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. 1999-2004 елларда Дәүләт төзелеше, җирле үзидарә һәм тышкы элемтәләр мәсьәләләре буенча комиссия составына керә. 2009 елдан законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы комитетында эшли. 2009 - 2019 елларда бюджет, салым һәм финанс комитеты әгъзасы була [1] [5] . Дүртенче срок тәмамланганнан соң, үз кандидатурасын куймаска була, һәм ул моны болай дип аңлата:
2020 елның 3 сентябрендә Вячеслав Зубарев, Олег Мосеевны алыштырып, "Россия автомобиль дилерлары" (РОАД) Ассоциациясе президенты итеп сайлана [7] [13] . Бүләкләре
ГаиләсеӨйләнгән, алты баласы бар [22] . Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia