Морад Рәмзи мәчете
Морад Рәмзи мәчете ― Татарстанның Сарман районы Иске Әлмәт авылында 1992 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. 2017 елда танылган дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морад Рәмзи (1855–1934) исеме белән рәсми рәвештә аталган. [1] Тарих![]() 1715 елда нигезләнгән,[2] Минзәлә өязе Әлмәтмулла (1917 елдан соң Сарман) волосте үзәге булган Әлмәтмулла (хәзерге Иске Әлмәт) авылында 1800-еллар башында ук җәмигъ мәчете булган. 1834 елгы «ревизская скаска» документлары буенча, әлеге мәчеттә Биккинә Сәит улы (1770―1827) указлы мулла булып торган.[3] 1859 елгы мәгълүматларга караганда, Әлмәтмулла (Иске Әлмәт) авылында 2 мәдрәсә, 1 мәчет һәм 2 су тегермәне булган.[4] Имам-хатыйблар
1896 елда Әлмәтмулла авылында яңа җәмигъ мәчете (икенче мәхәллә мәчете) төзергә рөхсәт алына. Анда 1904 елдан имам-хатыйп булып Габдрахман Хөснетдин улы Габдукаев (1864―1927) хезмәт иткән. Нәдер мәдрәсәсен тәмамлаган указлы мулла Мөхәммәтгани хәзрәт Мөхәммәтвәлиев (Гани Вәлиев, Каратай мулла, 1849 елгы) 81 яшендә 1931 елның 5 июлендә кулга алынган, августта Җинаять кодексының 58–10,11 маддәсе бунча 5 елга шартлы рәвештә концлагерьга җибәрүгә хөкем ителгән. [5] 1911 елда авылда яңа җәмигъ мәчете (өченче мәхәллә мәчете) төзергә рөхсәт алына, ул 1912 елда салынып бетеп, ишекләрен ача. Мәчет манаралы, калай түбәле, буе 12 м, иңе 7 м, 10 тәрәзәле, таш нигезле, агач михраблы, такта койма белән әйләндереп алынган булган. 1914 елдан мәчеттә Миргарифан Шаһимәрдән улы (1883 елгы) имам-хатыйп булып торган.[3] Инкыйлаб алдыннан авылда өч мәчет булган: берсе ― кибет янында, икенчесе ― авылга керү урынында, өченчесе ― типтәр ягында.[6] 1939 елда ТАССР Югары Советы президиумы указы белән икенче мәхәллә мәчете ябыла, бинасы Сарман район советы башкарма комитеты карамагына мәдәният йорты (клуб) итеп файдалану өчен тапшырылган. 1940 елның 10 августында мәхәллә мәчете бинасын мәктәп итеп файдалану өчен мәктәп мөдиренә тапшыру турында акт төзелгән.[3] Рангазар һәм Кәүҗияккә китүче юл чатында урнашкан өченче мәчет ябылгач, бинасында тегү цехы ачылган. Әлеге цехта мамыктан одеяллар сырганнар. Бирегә башка авыллардан (ш.и., Сарманнан) хатын-кызлар эшкә йөргән. 1940 елда цех ябылгач, элекке мәчет бинасы сүтелгән. [6] Яңа бина1992 елда авылда яңа мәчет бинасы төзелә. Бер катлы кирпеч бинаның гыйбадәт залы ~200 кеше сыйдыра, бина газ белән җылытыла, су кертелгән, тәһарәтханә бина эчендә.[3] Мәчет бинасын тышкы яктан яктырту системасын Казан оешмасы осталары башкарган. Авыл халкы телендә дин йорты шактый еллар Морад Рәмзи исеме белән йөртелгән. 2017 елда ул рәсмиләштерелгән. [7] Имамнар
Морад Рәмзи
Иске Әлмәт (Әлмәтмулла) авылында татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме Морад Рәмзи (Морадулла – Мәрдәншаһ Баһадиршаһ улы Рәмзи, 1854/55―1934) туган. Аңа белем һәм тәрбия бирүдә әнисе Фәрхиҗиһан Зәйнетдин кызы ягыннан туганы, Иске Әлмәтнең икенче мәхәллә мәчете имам-хатыйбы Хөснетдин Зәйнетдин улы Габдукаев (1830―1892) күп көч куйган. Үз авылы мәдрәсәсендә алырдай белемне алып бетергәннән соң, М. Рәмзи 18 яшендә Казанга, Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсенә укырга җибәрелгән. Чиләбе губернасы Троицк шәһәрендә укый, аннары казакъ авылларында, Ташкентта һәм Бохарада мөгаллим булып эшли. Белем алуын Согуд Гарәбстанында дәвам итә. Биредә ул гарәп телен, тәфсир, фикһ гыйлемен үзләштерә, Коръәнне яттан өйрәнә, дини әдәбиятны гарәп теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. [8] Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia