Уразай авылы мәчете
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек тә Уразай авылында ике мәчет булган. “Башкорт” очы мәчетенә Хәҗимулла Хөсәенов указлы мулла булып торган. Шул ук мәхәлләдә икенче мулла булып Кашафетдин Хөсәенов тора. 1994 нче елның 25 нче декабрендә авылда беренче агач мәчет салына. Мәчет төзелешендә бөтен авыл халкы катнаша. Типтәр очында Гариф Шәрипов указлы мулла булып торган. Икенче мулласы-Мөхәммәтзакир Шәмсетдинов исәпләнгән. Ә мәчетнең мөәзине булып Латифулла Галиуллин саналган. Иске мәчет 1918 нче елда төзелгән. Ә менә 1978 нче елның 12 июлендә давыл вакытында мәчет җимерелеп төшә. Районда сакланып калган иң соңгы мәчет була ул. Аның бу вакытка кадәр сакланып килүе – авыл халкы динне, йола-гадәтләрне аеруча ихтирам итүе хакында сөйли. Бу урында кибет төзү турында сүз чыккач та, авыл халкы дәррәү күтәрелеп нигезне саклап кала. 2005 нче елның 3 июнендә бу мәчетне яңарту максатыннан беренче нигез ташы салынды. Һәркем ихлас күңелдән мәчет файдасына үз өлешен кертә. Мәчеткә юкка гына “Ихлас” дип исем бирелми. Нигез ташыннан алып, барлык төзелеш эшләрен дә авыл халкы үз көче белән башкара. Бүгенгесе көндә бу мәчетнең имамы булып Фоат хәзрәт тора. Аның нәсел тамыры дини кешеләргә барып тоташа. Хәзрәтнең бабасы, Галәветдин бабай, иске мәчеттә имам булып тора. Һәр ике мәчеттә Нәҗип хәзрәт белән Фоат хәзрәт балаларга дин сабаклары өйрәтәләр, җәйге ял вакытында лагерь оештыралар, авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырап тора. Моны да карагызИскәрмәләрСылтамалар |
Index:
pl ar de en es fr it arz nl ja pt ceb sv uk vi war zh ru af ast az bg zh-min-nan bn be ca cs cy da et el eo eu fa gl ko hi hr id he ka la lv lt hu mk ms min no nn ce uz kk ro simple sk sl sr sh fi ta tt th tg azb tr ur zh-yue hy my ace als am an hyw ban bjn map-bms ba be-tarask bcl bpy bar bs br cv nv eml hif fo fy ga gd gu hak ha hsb io ig ilo ia ie os is jv kn ht ku ckb ky mrj lb lij li lmo mai mg ml zh-classical mr xmf mzn cdo mn nap new ne frr oc mhr or as pa pnb ps pms nds crh qu sa sah sco sq scn si sd szl su sw tl shn te bug vec vo wa wuu yi yo diq bat-smg zu lad kbd ang smn ab roa-rup frp arc gn av ay bh bi bo bxr cbk-zam co za dag ary se pdc dv dsb myv ext fur gv gag inh ki glk gan guw xal haw rw kbp pam csb kw km kv koi kg gom ks gcr lo lbe ltg lez nia ln jbo lg mt mi tw mwl mdf mnw nqo fj nah na nds-nl nrm nov om pi pag pap pfl pcd krc kaa ksh rm rue sm sat sc trv stq nso sn cu so srn kab roa-tara tet tpi to chr tum tk tyv udm ug vep fiu-vro vls wo xh zea ty ak bm ch ny ee ff got iu ik kl mad cr pih ami pwn pnt dz rmy rn sg st tn ss ti din chy ts kcg ve
Portal di Ensiklopedia Dunia