Илексаз мәчете (Сарман районы)
Илексаз мәчете, рәсми исеме Ихлас мәчете (рус. Иляксазская мечеть «Ихлас») ― Татарстанның Сарман районы Илексаз авыл җирлегенең административ үзәге Илексаз авылында [1] 2000 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. [2]
ТарихАвылда 1820-елларда мәчет булган, чөнки 1829 елгы метрикә кенәгәсе сакланып калган. Билгеле имамнар:
1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, аның каршында мәктәп эшләгән. 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәтмулла волосте Илексаз авылында 1412 кеше (718 ир-ат һәм 694 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар. XX гасыр башында биредә 3 мөселман мәхәлләсе булган, 1913 елда 3 мәктәптә 150 укучы белем алган.[4] Авылда өч мәчет булса да, мәдрәсә беренче мәхәлләдә генә эшләгән. Хәлфә ― Габдерәүф Гайсин (Күтәмәледән).[5] Татарстан АССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1373 указы белән Илексаз авылында мәчет ябыла, бинасы уку йорты (изба-читальня) итеп файдалану өчен район башкарма комитеты карамагына тапшырыла. [6] Мәчет манарасын 1937 елның июнь аенда комсомоллар кискән.[7] Габделхак, Габделмәҗит муллаларны Себергә кугач, 1994 елга кадәр дини йолаларны Әхмәтзәки мулла, Габдулла Хәбибуллин, Габдрахман Миңлеханов, Габделгафур Габделхаков башкарганнар. Алардан соң ― Рәшит Мифтахов, Фалыйх Хаҗиев, Инсаф Хуҗин. [7] Яңа бина2000 елда ике катлы кирпеч бинада яңа мәчет ачылган. Бина газ белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~100 кеше сыйдыра, Манарасы бинаның керү юлы өстендә. Имамнар:
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
. |
Portal di Ensiklopedia Dunia