Куҗак мәчете (Сарман районы)
Куҗак мәчете (рус. Мечеть деревни Кузяково ) ― Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авыл җирлегенә[d] керүче [1] Куҗак авылында 2014 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. ТарихАвыл XVII гасырда нигезләнгән. XVIII гасырда ― XIX гасырның I яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары[d] категориясенә караган. Биш вакыт намаз укыр өчен (мәчет биш вакытлы мәчет статусына ия булган, ягъни дәүләт тарафыннан расланган указлы муллага ия була алмаган һәм якындагы Җәмигъ мәчетенә караган) төзелгән Куҗак мәчетендә 1831 елдан Габделлатыйп Сәнҗап улының имам булганы мәгълүм[2]. 1885 елда авылда җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт алынган. Имамнар:
XX гасыр башында авылда мәчет, мәктәп булган[3]. 1912―1913 уку елында Минзәлә өязендә эшләп килгән 351 мәктәп һәм 28 мәдрәсә исемлегендә Куҗак мәктәбе дә бар[4].
Яңа бина2010 елның 4 сентябрь көнне яңа мәчеткә нигез салына. Мәчет салуны башлап йөрүче ― Куҗак авылыннан Фазыл Фаяз улы Сәлимгәрәев. Иң беренчеләрдән Фаяз Сәлимгәрәев акчалата ярдәм итә. Түбәсенә калай алуда «Җәлил» агрофирмасы, манарасын утырту өчен «Татнефть» АҖ акчалата ярдәм иткән. 2013 елның 22 июнендә бина янәшәсенә манара бастырып куелган. Мәчеткә «Иман Нуры» исеме бирелгән. 2013 елның октябрь аенда мәчеттә намаз укыла башлаган, 2014 елда ачылган[5]. Бер катлы таш бина электр белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~70 кеше сыйдыра. Манарасы бина янәшәсендә. Имам-хатыйп ― Илис хәзрәт Сәхабиев[2]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
. |
Portal di Ensiklopedia Dunia