Кыйбла мәчете (Тойгелде, Мөслим районы)
«Кыйбла» ― Татарстанның Мөслим районы Тойгелде авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет), авылның икенче мәхәлләсенең, районның 34 нче мәчете. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә карый. ТарихАвыл 1737 елдан билгеле. 1780 елда авылда мәчет, мәктәп эшләве теркәлгән. XX гасыр башында ике мәчет, мәктәп булган. «Яшел» мәчет![]() Беренче мәчет («Яшел мәчет») XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында төзелгән, 1937 елда манарасы киселә, 1988 елда бина һәм манара реконструкцияләнә, 1997 елдан даими эшли, тарихи―мәдәни мирас һәйкәле[1]. 1907 елдан 23 ел мулла булып Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәләлов (1880―1944) эшләгән. Ул мәдрәсә бетергән, Коръән-хафиз, хаҗи (1912)[2]. Тойгелде авылының «Яшел» һәм «Кыйбла» мәчетләре имамы ― Фоат хәзрәт Хәбибуллин. «Кыйбла» мәчете ачылу2021 елның 31 июлендә мәчет ачылу тантанасында[3] Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, имам-мөхтәсибләр: Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин (Мөслим районы), Әлфәс хәзрәт Гайфуллин (Чаллы шәһәре), Сәгыйть хәзрәт Хаков (Сарман районы), Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнаша [4]. ТасвирламаИслам йорты авыл халкының тырышлыгы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән сафка баса. Мәчет бер катлы итеп, кирпечтән төзелгән. Манарасы түбәсендә булган мәчет төренә керә. 6 х 12 метр зурлыгында. Бинаның тәһарәтханәсе, ашханәсе һәм склад бүлмәсе бар, мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, юллар салынган. Мәчеттә берьюлы 150 кеше намаз укый ала. Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia