Газизулла мәчете (Круглое Поле)
«Газизулла» мәчете (рус. Мечеть «Газизулла» поселка Круглое Поле Тукаевского района) ― Татарстанның Тукай районы (2006 елга кадәр Яр Чаллы шәһәр советы буйсынуында булган[1]) Круглое Поле авыл җирлеге[d] үзәге Круглое Поле бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Тукай районы мөхтәсибәте карамагында. ТарихТимер юлчылар бистәсе буларак 1954 елда нигезләнгән, торак пункт буларак 1956 елда теркәлгән[2] Круглое Поле (1956 елга кадәр Яңа Биклән[3][4]) торак пунктында мөселманнар мәхәлләсе 2000 елның 10 апрелендә теркәлү узган [5]. Яр Чаллы агломерациясенә керүче Круглое Поле бистәсендә мәчет реконструкцияләнгән бинада 1994 елда ачылган[6]. Иман йорты мәчетнең беренче имамы Гыйниятулла улы Газизулла хәзрәт Исрафилов (тумышы белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннан[7]) хөрмәтенә «Газизулла» дип аталган [8]. Сугыштан соң яшәгән һәм шахтер булып эшләгән, дини йолаларны яшерен генә үтәүче дин әһеленнән беренче дин дәресләре алган Донецк өлкәсеннән Татарстанга күченеп кайткач, Газизулла хәзрәт Круглое Поле бистәсендә мөселман зираты оештыру эшен җитәкләгән, аннары бистәдә мәчет төзү эшенә керешкән. Ул үз вакытында торак пунктта мәхәллә төзүне башлап йөргән һәм бинаны реконструкцияләүдә төп рольне уйнаган. Мәчетнең даими спонсоры ― Куйбышев тимер юлы бүлекчәсенең баш инженеры урынбасары Ренат Фәрит улы Яруллин[9]. Биредә хәйрия акцияләре, белем бирү программалары һәм мәдәни, рухи-сәламәтләндерү чаралары, балалар өчен экскурсияләр, Рамазан аенда ифтарлар оештырыла, волонтерлар да килеп булыша. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, мәчет янында корбан чалу урыны корылган[10]. «Газизулла» мәчетенең 30 еллык юбилее уңаеннан, биредә Ватанны саклаучылар көненә багышланган футбол буенча ярышлар оештырылган. Ярышларда Тукай районының Круглое Поле бистәсе, Новотроицкое авылы, Яр Чаллы шәһәренең «Кәүсәр» һәм «ГЭС» бистәсе мәчетләре, шулай ук Куйбышев тимер юлы командалары катнашкан. Әлеге чараның максаты ― конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен хуплау[11]. Мәчетнең намаз залы 40 кешене сыйдыра [12]. ИмамМәчетнең имам-хатыйбы Рәфгать хәзрәт Гәрәев, Тукай районы имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia