Мортыштамак мәчете (Сарман районы)
Мортыштамак мәчете, рәсми исеме «Нур» мәчете (рус. Муртыштамакская мечеть «Нур») ― Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авыл җирлеге[d] административ үзәге Мортыштамак (Мортамак) авылында 1999 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. Тарих1700-еллар башында авыл халкы көче белән Мортыштамакта төп мәчет төзелә. Шул ук чорда мәчет каршында мәдрәсәдә ир балаларны укыту җайга салынган. 10-17 яшьлек 45 шәкертне Габделшәкүр Габделсәлимов укыткан. Мәдрәсәгә укырга Чукмарлыдан да килгәннәр. 1848 елда авылда 1 мәчет (1870 елда аның каршында мәктәп), 1906 елда авылда инде 3 мәчет булуы билгеле. [1] 1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда 144 хуҗалыкта 861 кеше яшәве, мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән.[2] 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Мортыштамак (Мортыш-Тамак) авылында 1173 кеше яшәгән, шуларның 1168е мөселманнар булган.[3] Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла волостена (1920 елдан Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары, 1930 елдан Сарман районына) караган[4] Мортыштамак (Мортыш-Тамак) авылында 1906 елда 237 хуҗалыкта 1280 кеше яшәве, 3 мәчет булуы теркәлгән. Ир-атлар саны аз булу сәбәпле, Боламык авылы Мортыштамакка мәхәллә итеп кушылган булган.
Салихҗан Габделмогыйн улы әүвәл Сарман бае Мөхәммәтша хаҗида приказчик булган, хаҗи ярдәме белән Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Мөхәммәтша хаҗи авыл кызларын (шул исәптән үз кызларын да) укыту өчен укытучы кыз җибәрүләрен сорап, Иж-Бубый мәдрәсәсенә мөрәҗәгать иткән. Мәдрәсә җитәкчелеге, укымышлы кызга лаеклы кияү табылса, укытучы җибәрергә риза була. 1907 елда Хәдичә Вахит кызы Салихҗан хәзрәткә димләнә һәм Мөхәммәтша хаҗи өендә кызларны укыта башлый. Теләнче-Тамакка барып, Хәлфиннәрдән Мортыштамакта кызлар өчен мәктәп салуда ярдәм итүләрен сорый. Хәлфиннәр ярдәме белән авылда ике бүлмәле мәктәп салына. Әлеге кызлар мәктәбендә дин сабагы, шулай ук география, арифметика, тарих, табигать, төрки тел фәннәре укытылган. Мортыштамак кызлар мәктәбендә Мәрьям Галләмова, Шәмсия Галләмова, Гайшә Хәйдәрова, Камал Хәнәфиева, Суфия Улембекова-Хәмидуллина, Рауза Уразаева, Нәсимә Гобәйдуллина һ. б. белем алган. [6] 1890 елда авылда тагын бер мәчет төзергә рөхсәт алына. Имамнар:
1901 елда Уфа губерна идарәсе авылда өченче мәчет төзергә рөхсәт бирә. Имамнар:
ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 22 сентябрендәге № 43-1708 указы нигезендә беренче мәхәллә мәчете ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына балалар яслесе итеп файдалану өчен тапшырыла. Указ Шәмсетдин Сәхәбетдинов кулына бирелгән. Мәчет бинасы яслегә бирелсә дә, 1966 елга кадәр клуб итеп файдаланылган.[7] Яңа бина1999 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Нур» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла, эчтә тәһарәтханәсе бар. Гыйбадәт залы ~70 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Имамнар:
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia