Зирекле мәчете (Яңа Чишмә районы)
Зирекле мәчете― Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылында урнашкан борынгы ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караучы Яңа Чишмә районы мөхтәсибәте карамагында. Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 12 мәчет эшли.
Тарих![]() Зирекле авылына 1730 елда нигез салынган. 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казан губернасының Чистай өязе Зирекле авылында 1525 кеше (737 ир-ат һәм 788 хатын-кыз) яшәгән, шуларның 1521е ― мөселман. [1] Ислам гыйбадәт йорты 1903―1905 елларда төзелгән, [2] диварлары табигый таштан һәм кирпечтән салынган булган. Таштан төзелеш эшләренең хәзерге Әлмәт районының Бута авылыннан рус осталары тарафыннан башкарылуы тарихтан билгеле. [3] 2022 елда район башлыгы Вячеслав Козлов, иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән мәчет бинасында эчке төзекләндерү эшләренә керешкәннәр. Авыл халкы һәм якташлар ярдәмендә мәчетне төзекләндерүгә һәм аңа беренчел кыяфәт бирүгә ирешкәннәр. Бу максатларга 3,2 млн. сумнан артык хәйрия акчасы тотылган. [4] Төзекләндерү барышында мәчетнең эчке өлеше элекке халәтенә кайткан, тәрәзәләр алыштырылган, дивар һәм түшәмнәр яңартылган, идәне җылытылган. Алга таба мәчетнең тышкы ягын да төзекләндерү көтелә. 2023 елның 24 февралендә, төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, мәчет кабаттан мөселманнар өчен үз ишекләрен ачкан. Мәчетне тантаналы ачуда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан. Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia