Алга мәчете (Сарман районы)
Алга мәчете, «Өмет» мәчете (рус. Мечеть «Өмет» в деревне Алга Сармановского района Татарстана) ― Татарстанның Сарман районы Саклаубаш авыл җирлегенә[d] керүче[1] Алга авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. Тарих1929―1930 елларда нигезләнгән һәм 1935 елдан ― Ворошилов, 1957 елдан – Яңа Юл, 1959 елдан ― Сарман районнары составына кергән Алга авылында[2] әүвәл мәчет булмаган. Авыл 1957 елның март аенда оештырылган «Нөркәй» совхозының 6нчы бүлекчәсе булып яшәп алган[3], аннары 1965 елның мартында оештырылган һәм 1995 елда гамәлдән чыгарылган «Тукай» совхозы составына кергән. 1998 елның мартында «Тукай» совхозын бүлү нәтиҗәсендә ике авыл хуҗалыгы кооперативы ― «Саклаубаш» һәм «Өчиле» оештырылган. XXI гасыр башында авылда бик күп ташландык өйләр барлыкка килгән. Мәчет янәшәсендәге авыл мәдәният йорты (клубы) шулай ук ташландык хәлдә. 2004 елда авылда «Өмет» исеме белән аталган мәчет ачылган[4]. ТасвирламаБер катлы җыйнак агач бина авылның урманга («Саклаубаш Дачасы»)[5] чыгып китә торган урамы очында салынган (Мөслим районы белән чиктә). Тәбәнәк кенә манарасы өй түбәсендә урнашкан. Мәчет 30лап кешене сыйдыра. Бинага газ кергән булган, хәзер өзелгән, утын ягып җылытыла. Электр кергән. Су кермәгән. ИмамАчылганнан алып (2004) имамлык вазыйфасын Фәйзрахман хәзрәт Абдуллин алып бара [6]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia