Чураш мәчете (Сарман районы)
Чураш мәчете, рәсми исеме «Намус» мәчете (рус. Чурашевская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Карашай-Саклау авыл советы[d] авыл җирлеге составындагы Чураш авылында 1994 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. ТарихУфа губернасы Минзәлә өязе Сарайлы-Мең (1866 елдан Нөркәй)[1] волостена караган, XVIII гасырның башында (1722) язма документларда искә алына башлаган [2] Чураш (Чураш Саклавы) авылында 1848 елда мәчет рәсми рәвештә теркәлгән. Мәчет каршында эшләүче мәктәп 1870 елда рәсми теркәлгән. [3][4]
1885 елда авылда яңа мәчет төзелгән. Имамнары:
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Чураш (Саклау Чураш, Чураш Саклау) авылында 810 кеше (398 ир-ат һәм 412 хатын-кыз) яшәгән, шуларның 808е мөселманнар булган.[6] 1918 елда Ибраһим Сәхәветдин улы (1860―1931) яңа мәчет бинасы салдыра. 1919― 1930 елларда мәчет имамнары:
Авыл мәчете 1939 елның 21 июнендә рәсми рәвештә ябыла, манарасы киселә. Татарстан АССР Югары Советы президиумы карары белән бинасы мәктәп итеп куллану өчен Ворошилов район советы башкарма комитетына тапшырыла. Мәчет бинасы дүрт класслы мәктәп итеп салына һәм яңа таш мәктәп салынганчы (1976 елга кадәр) кулланыла. Мәдрәсә бинасы озак еллар авыл китапханәсе итеп файдаланыла. Яңа бина![]() Авылның Җәлил һәм Тукай (элекке Бәшенде) урамнары чатында [7] төзелгән мәчетнең бер катлы яңа кирпеч бинасы 1994 елда сафка баса. Бина электр белән җылытыла. Манарасы бина түбәсендә. Мәчетнең гыйбадәт залы 50-60 кешене сыйдыра.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
. |
Portal di Ensiklopedia Dunia