Балтамак мәчете
Балтамак мәчете, «Баллы Тамак мәчете» (рус. Мечеть деревни Бал-Тамак Сармановского района РТ) ― Татарстанның Сарман районы Рангазар авыл җирлегенә[d] караучы[1] Балтамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. ТарихАвылга 1883 елда нигез салынган. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда авыл атамасы «Баллы Тамак» буларак билгеле. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Әлмәтмулла волостена кергән[2]. 1900 елдан Балтамак авылында Харрас Шәрәфетдин улы Борһанетдиновның (1853―1926) имам, Шакирҗан Әшрәф улы Сәйфетдинов, Муфаза Гозәир улының (1921 елда вафат) азанчы булулары мәгълүм[3]. Хәзерге заман
Балтамакта 2000 елда 34, 2010 елда 32 кеше яшәгән (татарлар)[4]. 2023 елның 15 июлендә Балтамакта узган авыл бәйрәме кысаларында авыл мәчетенә нигез салынган: мәчет төзеләчәк урынга беренче казыклар беркетелгән[5]. Тантаналы чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, тамырлары шушы авылдан булган[6] ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, чыгышы белән Балтамак авылыннан булган (әнисе Энҗе Гәрәева тумышы белән Балтамактан[7]) Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Хәмзә улы Муллин, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков һ.б. кунаклар катнашкан [8]. 2024 елның 31 августында мәчет ачылган. Тантаналы чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Сарман районы мактаулы гражданины Илдар Фатыйхов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәр мэры Рамил Муллин, Сарман авылы тумасы Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган юристы Рамил Рамазанов, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт (Сәгыйть Габделхәй улы) Хаков һ.б. кунаклар катнашкан[9].
ТасвирламаМәчет бер катлы, эре ташлардан төзелгән, сайдинг белән тышланган бина; ихатасы һәм мәчет алды төзекләндерелгән, чәчәкләр, декоратив куаклар утыртылган. Бина газ белән җылытыла. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia