Рантамак мәчете
Рантамак мәчете, «Мирзанур» мәчете (рус. Мечеть «Мирзанур» в деревне Рантамак Сармановского района) ― Татарстанның Сарман районы Рангазар авыл җирлегенә[d] караучы[1] Рантамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. ТарихАвыл 1748 елдан Токмәт авылы буларак билгеле. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда шулай ук Рангазар-Тамак дип тә телгә алына[2]. 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязенең Әлмәтмулла волостена кергән Рантамакта XX гасыр башында мәчет, мәктәп булган[2]. 1932 елның 23 апрелендә авылның мөтәвәллие[3] Җәлил (Җәмил?) Маннанов (1881 елда Рантамакта туган, 4 бала атасы) кулга алынган һәм шул елның 5 июнендә «колхозга каршы агитация, ашлык хәзерләүгә каршы төшүдә» гаепләнеп, 3 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелгән. 1990 елда акланган[4]. Авылда 1870 елда 156 кеше (татарлар), 2002 елда 184[5], 2010 елда 213 кеше яшәгән. Тасвирлама50-60 кеше сыйдырышлы мәчет бер катлы, манарасы түбәсендә урнашкан. Бина мичкә утын ягып җылытыла, тәһарәтханәсе бар[4]. ИмамАчылганнан бирле (2006 елдан) имам вазыйфасын Мирзанур хәзрәт Сәлимов алып бара[4]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia