Яңа Саклау мәчете
Яңа Саклау мәчете (рус. Ново-Сакловская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Саклаубаш авыл советы[d] авыл җирлеге составындагы Яңа Саклау авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). [1] Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. Тарих1760―1780 елларда барлыкка килгән, Минзәлә өязе Богодаровка (1918 елдан Югары Юшады) волостена[2] караган авылның беренче исеме ― Мансур Саклавы. [3] 1877 елгы мәгълүматлар буенча, шул чорда ук авылда мәчет булган, аның каршында мәктәп эшләгән. [4][5] 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Мансур Саклау (Яңа Саклау) авылында 507 кеше (250 ир-ат һәм 257 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар. [6] Татарстан территориясендә мәгариф тарихын өйрәнгән галим В. М. Беркутов (1926―2015), Минзәлә өязе турында сөйләгәндә, 1906 елда эшләп торучы мәктәпләрдән Саклау мәктәбен дә язып үтә.[7] 1905 елдан мәктәп мулла йортында булса, 1914 елда мәктәп өчен аерым йорт салына. Совет власте елларында ул башлангыч мәктәп булып, 1979 елга кадәр эшли. Талантлы шагыйрь Кәшшаф Кормашев (1891–1947) Яңа Саклау мәктәбендә эшләгән. [8]
Мәчеттә имамлык вазифасын башкарып, мәктәптә мөгаллимлек иткән дин әһелләре:
Мансур Саклавы (Түбән Саклау, хәзерге исеме Яңа Саклау) авылы керәшен татарлары авыллары янәшәсендә урнашкан (хәзерге Минзәлә районына керүче Кадрәк (аралары 6 км), Түбән Юшады (8 км), Югары Юшады (11 км) һ. б. авыллар).[9] Авылның үзендә дә керәшен гаиләләре яшәгән, аерым керәшен (христиан) зираты булган. Имамнарның ислам диненә кире кайтуга өндәүләре нәтиҗәсендә, әлеге гаиләләр әкренләп исламга кире кайталар. Муллалар керәшеннәрне исламга өндәгән өчен үзләрен каты җәза көткәнен белгәннәр. Мисалга, Кәүҗияк мулласы Габделгани хәзрәтнең керәшеннәрне исламга өндәгән өчен 1892 елда Байкал артына сөрелүен Морад Рәмзи язып калдырган. [10] Мөселман татарлар белән керәшен татарлар аралаш яшәгән Кадрәк авылы Яңа Саклау мәчетенә мәхәллә итеп кушыла.[11] Яңа бинаАвылның Г. Тукай, М. Горький һәм Чишмә урамнары чатында [12] төзелгән мәчетнең бер катлы яңа кирпеч бинасы 2021 елда сафка баса. Мәчетне булдыруда авыл эшмәкәре И. Гобәйдуллин башлап йөри. Бина электр белән җылытыла, сайдинг белән тышланган. Манарасы бина янәшәсендә. 30-40 кешене сыйдыра. Мәчетнең хәзерге имамы ― Рөстәм хәзрәт Нуриев. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia