Янурыс мәчете (Сарман районы)
Янурыс мәчете, рәсми исеме Мөхәммәдхафиз мәчете (рус. Янурусовская мечеть «Мухаммадхафиз») ― Татарстанның Сарман районы Янурыс авыл җирлеге административ үзәге Янурыс авылында[1] 1998 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. ТарихАвылга нигез салу вакыты ― XVIII гасыр башы. Торак пункт 1719 елдан бирле билгеле. 1830-елларда авылда мәчет булуы, 1837 елдан Габделбакир Зәйнибәшир улының азанчы, ир балаларга сабак бирүче мөгаллим булуы тарихтан мәгълүм.[2] 1881 елда авылда тагын бер мәчет салынган. Билгеле дин әһелләре:
1909 елда салынган икенче мәчеттә (җәмигъ мәчете): 1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда 87 хуҗалыкта 519 кеше яшәве, мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән.[3] «1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1906 года») авылда мәчет һәм мәдрәсә булуы теркәлгән.[4] 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Языково волостена кергән Янурыс авылында 1906 елда 863 кеше яшәгән.[5] 1915 елда Янурысның мәчет каршындагы дүрт сыйныфлы мәктәбендә рус теле дә укытылган.[6] Янурыс авылыннан Салихҗан Сәяхетдиновның атаклы сәүдәгәрләр Хәлфиннәр тарафыннан төзелгән Олы Чакмак мәдрәсәсендә укуы билгеле.[2] 1918 елда Янурыста мәдрәсә бинасында беренче баскыч совет мәктәбе ачыла. Татарстан АССР Югары Советы президиумының 1939 елның 20 июнендә кабул ителгән 43–1062 санлы указы белән Янурыс авылында мәчет ябыла, бинасы мәктәп итеп файдалану өчен район башкарма комитетына тапшырыла. «Буе 15,7 м, иңе 8 м, гомуми зурлыгы 439,6 кв.м. булган, нараттан эшләнгән, калай түбәле, ике бүлмәле агач бинаны мәктәп дирекциясенә тапшыру турында» акт төзелгән. [7]
Авыл муллалары Мөхәммәтмокыйм Мөхетдин улы (1874 елда Мерәстә туган), Миргасим Габдрахманов (1878 елда Кәрәкәстә туган) репрессиягә эләккән. Миргасим хәзрәт 1929 елда кулга алынган, 3 елга сөргенгә җибәрелгән. Мөхәммәтмокыйм хәзрәт 1930 елда кулга алынган, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.[2] Сугыштан соңгы чорда Янурыста дини йолаларны Мөхәммәтҗан Нәфыйков, Габдулла Насыйбуллин, Габдулла, Миннегали, Мөхлисулла абзыйлар җитәкчелегендә үтәп килгәннәр.[2] Яңа бина1998 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Мөхәммәдхафиз» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~70-80 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Имамнар:
Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
. |
Portal di Ensiklopedia Dunia