Урта Нырты мәчете

Мәчет
Урта Нырты мәчете
Ил Россия
авыл 422063 Татарстан, Саба районы, Урта Нырты, Һади Такташ ур., 51а
Координатлары 55.982094, 50.708245
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Саба районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2022
Төзелеш еллары 20222025 еллар
Төп даталар:
2022 (төзелеш башлану)
2025 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Урта Нырты мәчете (рус. Мечеть д. Средние Нырты) ― Татарстанның Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлегенә[d] керүче Урта Нырты авылында 2025 елның 14 июнендә ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Саба мөхтәсибәтенә карый. Саба мөхтәсибәтендә ачылган 61нче мәчет[1].

Тарих

Тышкы рәсемнәр
Мәчет ачылу тантанасыннан фоторәсемнәр.

XX гасыр башында Казан губернасы Мамадыш өязе Әбде волостена караган [2] Урты Нырты (Чиратнай) авылында мәчет һәм мәктәп булган[3].

2021 елда Рамазан аенда авыл халкы мәхәлләне теркәгән, 2022 елның 15 октябрендә мәчеткә беренче нигез ташы салынган [4].

Мәчет төзелешендә район халкы да, иганәчеләр дә катнашкан.

2025 елның 14 июнендә мәчет ачылган. Мәчет ачылу тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, шулай ук район имамнары һәм хәйриячеләр катнашкан. Мәчетне ачу тантанасын Эзмә мәдәният йорты мөдире З. Б. Саматов алып барган[5]. Мәчетне ачу тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре, мәчеткә кереп, өйлә намазын укыган.

Бина

50 кеше сыйдырышлы ир-атлар өчен намаз залы, тәһарәт бүлмәләре урнашкан; мәчет инженерлык челтәрләренә: электр энергиясе һәм җылыту системаларына тоташтырылган[6].

Имам

Мәчетнең имамы итеп Элмир хәзрәт Арикиев (Кукмарада мәдрәсә тәмамлаган) билгеләнгән.

2025 елның 1 июненә Урта Нырты авылында 134 кеше яши[7]

Искәрмәләр

  1. Мечети района. Сабинский муниципальный район
  2. Средние Нырты. ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова АН РТ
  3. Средние Нырты. Татарская энциклопедия TATARICA
  4. ММРО Приход мечети д. Средние Нырты
  5. Открытие мечети в д.Средние Нырты. МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система», 14.06.2025
  6. В селе Средние Нырты Сабинского мухтасибата открылась новая мечеть. Духовное управление мусульман РТ Вконтакте
  7. Население деревни Средние Нырты. BDEX

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya