Алексеевское Сугыш даны музее
Алексеевское Сугыш даны музее (рус. Алексеевский музей боевой славы) – Татарстанның Алексеевск районы үзәге Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Алексеевск районының В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее филиалы. ХХ гасырда — XXI гасыр башында алексеевскилыларның локаль сугыш конфликтларында катнашуы турында сөйли. ТарихАлексеевск районы Әфган сугышы инвалидлары иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Николай Гордеев) әгъзалары башлангычы белән 2010 елда оештырыла. Музей ачу өчен ТР министрлар кабинетының 150 мең сумлык грантын оту да ярдәм итә[1]. Әлеге акчага стендлар, витриналар, муляжлар сатып алына. Музей оештыру өчен Алексеевск районы башлыгы ярдәме белән бистә балалар сәнгать мәктәбендә [2] иркен бүлмә бирелә. Районның сәнәгать оешмалары, шәхси эшмәкәрләр факс, фотоаппарат, компьютер, принтер, компьютер өстәле, фоторамкалар алырга ярдәм итә. Музей экспонатлары ХХ гасырда – XXI гасыр башында алексеевскилыларның локаль сугыш конфликтларында (бигрәк тә, Әфган, Төньяк Кавказ - Чечня сугышларында) катнашуы турында сөйли. Локаль сугыш конфликтларында катнашучыларның картотекасы алып барыла. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia