Олы Елга авыл тарихы музее
Олы Елга авыл тарихы музее (рус. Музей истории села Большая Елга) — Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы. Олы Елга авылы, борынгы Кашан каласы тарихы белән таныштыра[1]. Тарих1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, Олы Елга авылы мәктәбендә музей оештырыла. 2011 елдан музейның юнәлеше үзгәртелеп, «Олы Елга авыл тарихы музее» исеме астында Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы булып теркәлә. 2012 елда музей мәдәният йортына күчерелә[2]. ЭкспонатларМузейда Олы Елга авылы тарихына, авылның күренекле кешеләренә, күмәк хуҗалык оешу чорына, сугыш һәм тыл батырларына багышланган бүлекләр бар. Борынгы Кашан каласына кагылышлы аерым экспозиция бар. Борынгы әйберләр, иске акчалар, элекке көнкүреш кирәк-яраклары тупланган. Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia