Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы (Олы Ачасыр)
Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы (рус. Архитектурно-этногафический комплекс имени Каюма Насыри) — Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее филиалы. Күренекле мәгърифәтче, галим-энциклопедияче, картограф, этнограф, әдип, педагог Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйри (Каюм Насыйри, 1825—1902) тормыш юлы, XIX гасыр ахыры—XX гасыр башында яшәгән мөселман керәстиянның көнкүреше белән таныштыра. Тарих![]() Музейга 1992 елның 1 гыйнварында нигез салынган. 1997 елның 1 мартында ачылган. Музейга нигез салучы — Рәмзия Әсрар кызы Абзалина. БинаМузей ачылган бинаны (бер катлы агач авыл йорты) 1947 елда Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданнан Зур Ачасыр кешесе Габделгани Минзариф улы Зарипов күчереп сала, бинадагы мохитны саклый һәм 1982 елда музей өчен бушлай тапшыра[1]. ТасвирламаМәйданы 290 кв. м. Музей фондында 800 саклау берәмлеге. Алар арасында — йорт кирәк яраклары һәм этнография әйберләре. Музейга (архитектура-этнография комплексына) керәстиян йорты, «кияү келәте», абзар, сарай, галимнең иҗат остаханәсе, ат иярләре өчен әвеслек һәм ак мунча керә.
Комплекс бакчасында К. Насыйриның 1892 елда басылып чыккан «Чәчәкләр һәм үләннәр» хезмәтенә таянып, дару үләннәре, чәчәкләр үстерелә. Сылтамалар
ИскәрмәләрСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia