Янка Купала музее (Печище)
Янка Купала музее (белар. Музей Янкі Купалы, музэй Янкі Купалы, рус. Музей Янки Купалы) — Татарстанның Югары Ослан районы Печище авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей). ТР милли музее бүекчәсе. Беларус халык шагыйре Янка Купаланың (Иван Доминик улы Луцевич, 1882—1942) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. ![]() ТарихЯнка Купала гаиләсе белән 1941 елның 13 ноябреннән 1942 елның 18 июненә кадәр (Мәскәүгә китеп, анда серле үлем белән үлгәнче) Печище икмәк ризыклары комбинатының бер бинасында эвакуациядә яши. Музей 1975 елның 28 маенда ачыла. Музейны оештыруда Казанның «Спадчина» беларус диаспорасы ярдәм итә [1]. БинаМузей — «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты 1895 елда төзеткән бу тегермәне һәм икмәк ризыклары комбинаты архитектура комплексының бер өлеше. ЭкспонатларМәйданы — 150 кв. м. Фондта ~700 саклау берәмлеге экспонат саклана. Экспозиция 1600 елда нигез салынган Печище авылы һәм пар тегермәне тарихы, беларус халык шагыйре (1925) Янка Купаланың тормыш юлы белән таныштыра. Казанның шәрәфле ватандашлары булган сәүдәгәр Оконишниковларның, пар тегермәненең инкыйлабка кадәрге һәм Совет чорындагы тарихы күрсәтелә. Михаил Иван улы Оконишников – Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы. «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты Казанда сортлы он тарту тегермәне, Казан губернасында Печище (хәзерге Югары Ослан районы) һәм Каймар (хәзерге Биектау районы) авылларында бу тегермәннәре тоткан. Музейда Янка Купаланың мемориаль бүлмәсе интерьеры торгызылган. Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia