И.И. Шишкинның музей-йорты
И.И. Шишкинның музей-йорты, рус. Дом-музей И.И. Шишкина (в Елабуге) — Татарстанның Алабуга шәһәрендә урнашкан дәүләт музее. 1962 елдан бирле эшли. ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына керә. Музей күргәзмәләре XIX гасыр сәүдәгәр гаиләсе көнкүрешен сурәтли. Алабугада туган, балачак һәм үсмер елларын шунда үткәргән һәм туган шәһәренә еш кайтып йөргән бөек рус рәссамы И.И. Шишкинның даирәсе турында мәгълүмат бирә. Тарих
![]() ![]() Иван Иван улы Шишкин Вятка губернасы Алабуга шәһәрендә 1832 елның 26 (13) гыйнварында туган. Балачак һәм үсмер елларын шунда уздырган. Туган төбәкнең мәһабәт табигате, Чулман ярлары буйлап җәелгән куе урманнар аңа иҗатында илһам чыганагы булган. МузейБеренче каттагы бүлмәләр анфиладасында (зур һәм кече кунак бүлмәләре, әтисенең эш кабинеты, ашханә һәм буфет) XIX гасыр сәүдәгәр гаиләсе көнкүреше тулысынча торгызылган. Зур кунак бүлмәсеЗур кунак бүлмәсе (Кызыл бүлмә) йортта аерым әһәмияткә ия. Бүлмәгә XIX гасырның 30-40нчы елларында кызыл агачтан эшләнгән йорт җиһазы куелган — бүлмәнең икенче исеме шуннан. Диварларда гаилә дуслары В. Рязанов, А. Гине, П. Верещагин, А. Киселев картиналары эленгән. Әлеге кунак бүлмәсендә сәүдәгәр Стахеевлар, сәнәгатькәрләр Ушковлар, рәссамнар И. Осокин, К. Гун, бертуган Василий һәм Пётр Верещагиннар, Е. Ознобишин, кавалерист-кыз Н.А. Дурова очраша торган була. Кече кунак бүлмәсеКече кунак бүлмәсендә гаилә әгъзалары үзләре ял итәргә яраткан: газета һәм китаплар укыйлар, шашка һәм кәрт уйныйлар, кул эше тоталар. Бүлмәгә матур итеп эшләнгән өй җиһазы, канделябрлар, овал көзге, һәртөрле уенчыклар куелган. И.В. Шишкинның эш кабинетыРәссамның әтисе, 2нче гилдия сәүдәгәр Иван Василий улы Шишкин (1792—1872) икмәк белән сәүдә иткән.
Эш кабинетындагы язу өстәле өстендә — аның рәссам В.П. Верещагин ясаган портреты (1862). Портрет янәшәсендә хатыны Дарья Роман кызының, кызлары Александра, Анна, Екатерина, Ольганың фотосурәтләре эленгән. Ашханә һәм буфетАшханә уртасында зур аш өстәле урнашкан. Буфет ягында борынгы шкаф, кулъюгыч, җиз самоварлар, Гарднер һәм Кузнецов заводларында эшләнгән фәгъфур аш-су җиһазларын күреп була. Диварларда Мәкәрҗә ярминкәсеннән махсус кайтартылган күкеле һәм бүдәнәле сәгать, Спас иконасы эленгән. Беренче кат коридорыннан бормалы, тар эчке баскычтан икенче катка күтәрелергә була. Рәссамның бүлмәсеБүлмә мохите И.И. Шишкин ясаган «Алабугадагы бүлмә күренеше» (1850 еллар) рәсеме буенча торгызылган. Уңда — киң агач ятак, сулда — комод, урындык, апасы бәйләгән корама келәм белән капланган сандык. Диварларда 1850 елгы янгыннан исән калган автопортретлары эленгән. ОстаханәБүлмәдә рәссам үзе исән вакыттагы, XIX гасырның 60-80нче елларындагы мохит торгызылган. Диварда рәссамның беренче хатыны — Евгения Александр кызы (1847—1874) һәм икенче хатыны — Ольга Антон кызы (1850—1881) һәм алардан туган кызлары Лидия (1869—1931) һәм Ксения (1881-?) фотосурәтләре эленгән. Мольбертка И.И. Шишкинның «Ылыслы урман» этюды куелган. Картиналар галереясеГалереядә рәссамның графикасына зур урын бирелгән. И.И. Шишкин озын иҗат гомерендә ун меңнән артык рәсем, мең офорт (бакырда гравирлау), 68 литография, 39 цинкография ясаган. Музей фондында 50дән артык офортның төп нөсхәсе саклана. Экспозициягә 15е куелган: «Әрәмә өстендә болытлар», «Урман ызанында», «Абага», «Шувалов паркында чыршылар», «Басу» һ.б. Галереядә сынлы сәнгать әсәрләреннән, күбесенчә, рәссамның башлангыч чор иҗатында ясалган эшләре урын алган. Иң беренче ясаган картинасы — «Урып-җыю». 1861 елда Алабугага кайткач, романтизм рухында ясаган берничә этюдын күрергә мөмкин: «Шалаш», «Басудагы тегермән», «Ак пулат», «Кече манара». 70нче еллар реализм ысулындагы иҗатыннан «Каен әрәмәсе», «Инеш» картиналары, 90нчы еллар лиризм ысулындагы «Дача» картинасы белән танышырга мөмкин. Рәссамның иҗади мирасының бик аз өлеше генә Алабугадагы йорт-музеенда саклана, калганнары дөньяның иң эре музейларында (Третьяков галереясе һ.б.) куелган. ![]()
![]()
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia