Иске Казан музей-тыюлыгы
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы — Татарстан Республикасы, Биектау районы, Камай авылы территориясендә урнашкан тарихи һәм археологик музей һәм тыюлык комплексы. Мәйданы буенча музей 137,2 га территорияне алып тора, төп фондта 3270 саклау берәмлеге исәпләнә.[1] ТарихМузей-тыюлык Татарстан Республикасы министрлар кабинетының 1992 елның 14 апрелендә 228-нче номерлы "Татарстан Республикасы иектау районында иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музе-тыюлыгы оештыру турында" карарына нигезләнеп төзелә[2]. Музейның саклау территориясе һәм әйләнә-тирәсе борынгы заманда – безнең эрага кадәр I меңъеллыкта ук ананьино археологик культурасы вәкилләре тарафыннан үзләштерелә һәм тарихи, археологик, архитектура һәйкәлләре белән күрсәтелә: борынгы кабиләләр чоры, башлангыч, алга киткән һәм соңгы урта гасыр археологик объектлары,;; ук Татар Әйшәсе авылында сакланган XX йөз башы традицион авыл архитектурасы һәйкәлләре (танылган Казан арты татар авылларының гади үрнәкләре), казан татарлары этносы, аның бай материал һәм рухи мәдәнияте формалашу үзәге. Бу музей Иске-Казан археологик экспедициясе җитәкчесе Фәхретдинов Равил Габдрахман улы инициативасы буенча нигезләнгән. Иске Казан шәһәре тарихыИске Казан заманында шактый үсеш алган шәһәр булган. Моның турында керамика, эш кораллары, кораллар шәһадәт булып тора. Риваятьләрдә әйтелгәнчә шәһәрне Алтын бәк һәм Алим бәк патшазадәләр нигезләгән. Музей урыны табигать ландшафты урыны булып тора. Бу урын бай флорага (юка, свербига, балтырган, төнбоеклар) һәм фауна (бурсык, янутсыман эт, төлке) ия. Шулай ук карчыга һәм ак койрыклы бөркет бар. Музей урыны Казансу елгасының иске аккан юлы янына якын булып тора. Музей-тыюлык составыМузей-тыюлык составына Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры археологик һәм эпиграфик һәйкәлләре керә[3]: ![]() ![]()
Камай авылында тарихи этнография музеендә (6 га) 4 экспозиция эшләп килә[4]: ![]()
Музей территориясе![]() Камай авылында тарихи этнография музее территориясендә Казан ханлыгы чоры тарихи-мәдәни һәм һөнәрчелек комплексы бар: кирмән (периметр буенча 500 м), 6 каравылчы каланчасы, капкалар, сугыш кораллары,тимерче алачыгы, чүлмәк ясау остаханәсе. XIX-XX гасыр башы Казан арты авылларының этнографик биналары: җил тегермәне, әвен, баз, чәй-ханә, һөнәрчеләр йортлары һ.б.[5] Шулай ук карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia