Фәнис Яруллин музее (Кызылъяр)
Фәнис Яруллин музее (рус. Музей Фаниса Яруллина) — Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Баулы туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы, Тукай бүләге иясе Фәнис Гатаулла улы Яруллинның (1938—2011) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Тарих2010 елның 28 августында, Баулы районының 80 еллыгы уңаеннан, язучының туган авылы Кызылъярда музей-гуманитар үзәк ачыла. Фәнис Яруллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла[1]. БинаМузей махсус Фәнис Яруллин өчен буялмаган бүрәнәләрдән салынган, аш, ял, йокы бүлмәләре булган бер катлы йортта урнашкан. Язучы биредә соңгы мәртәбә 2011 елның көзендә ике атна яшәп киткән [2] Экспонатлар867 данә саклау берәмлеге. Язучының шәхси әйберләре, фотосурәтләр, кулъязмалар, хатлар, бүләкләр күрсәтелә. СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia