Биләр музей-тыюлыгы
Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы — Татарстан Республикасы Алексеевск районы территориясендә урнашкан тарихи һәм археологик музей һәм тыюлык комплексы. Аның территориясен Урта гасырлар чоры Биләр шәһәре җире тәшкил итә. Гомуми мәгълүматМузейның саклау объектлары фәнни-мәгърифәт өлкәсенә карый. Шуңа аның эшчәнлегенең төп юнәлеше — гыйльми тикшеренүләр һәм киләчәк буынга әлеге белемнәрне җиткерү. Музей Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына буйсына. Мәйданы буенча ул 2392 га территорияне алып тора. Музей фондында бүгенге көндә 77 меңнән артык берәмлек исәпләнә. Алар арасында археологик материаллар (76 меңгә якын), ХIХ гасыр ахыры — XX гасыр башына караган декоратив-гамәли сәнгать һәм авыл хуҗалыгы әйберләре (200 дән артык), фотоматериаллар һәм документлар (400 дән артык) бар.[2] Музей тарихы1977 елда профессор Альфред Халиков инициативасы белән Биләр археологик музее төзелә. Ул ХІХ гасыр ахырындагы 2 катлы бинада урнаштырыла. Икенче катта музей экспозициясе төзелә, анда Биләр археологик экспедициясе казу эшләреннән археологик материаллар һәм тарих -көнкүреш характерындагы предметлар тәкъдим ителгән. 1992 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгын оештыру турында”гы 459 нчы санлы 1992 ел 14 август карары нигезендә төзелгән. 1997 елда "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ринат Галиев һәм Алексеевск районы администрациясе башлыгы Алексей Демидов инициативасы белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани институты галимнәре актив катнашында борынгы хаҗилык урынын реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Биләр музей-тыюлыгы составы
Биләр шәһәрчеге
X гасырларда Идел-Чулман Болгарының мәдәни катлавы. Аэрофотосурәт ясау ярдәмендә элекеге Биләр шәһәрчеге урынында 30 тирәсе кирпеч бина, борынгы урамнар, кварталлар, мәйданнар, сулыклар калдыклары булуы теркәлгән. Биләр шәһәрчеге валлар һәм уелмалар формасындагы ныгытмалар белән чикләнгән. Бүгенге көндә шәһәрчектән ике заллы сарай комплексы, мәчет (18 гасырда ук тикшерүчеләр тарафыннан аның диварлары, манарасы урыннарыгың эзләре билгеләнгән), Кәрван-сарай, Феодал йорты, кирпеч мунчалар, коелар гына сакланып калган. Балынгуз шәһәрчегеБиредә XIII-XIV гасыр мавзолей фундаментлары , валлар һәм уелмалар формасындагы төзелеп бетмәгән саклагыч корылмалар калдыклары сакланган. Балынгуз зираты ривәятләр һәм тарихи мәгълүмәтләр буенча Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында бай катлам кешеләрен күмү өчен генә кулланылган. Мондагы каберләрне һәм мавзолейлар изге дип саналган, шуңа аларны саклау өчен ерымның икенче ягында XVII гасырдан башлап татар авылы урнашкан булган. "Изге чишмә" ("Хуҗалар тавы")IX-X гасырлардан ук билгеле булган мәҗүсиләрнең гыйбәдәтханәсе, татар, рус, чуваш, марийларда әлеге урын изге булып санала, динниләр өчен кече хаҗ урыны булып та санала. Алар чишмәнең шифалау көче булуына ышаналар, шуңа монда төрле йолалар үткәрәләр, догалар укыйлар, садәкә бирәләр. Биләр музей-тыюлыгының туристлар өчен иң кызыклыларының берсе — "Хужалар тавы итәгендә урнашкан легендалар һәм" Изге чишмә " комплексы. Тарих һәм археология музееБиредә Биләр борынгылыкларының коллекциясе тупланган. Шул исәптән, кыйммәле ташлар белән бизәлгән металлик китап тышлыгы, барс рәвешле бронза йозак (кырыенда гарәп телендә теләкләр язылган һәм авторның кулы куелган), алтын һәм көмештән эшләнгән суда йөзүче бер көш рәвешендәге өчмәрҗәнле чигә балдагы һәм башкалар. Тарих һәм археология музееның эскпозициясе
Академик А.Е. Арбузовның музей-йорты
Йорт булачак химик Александр Арбузов туып-үскән Арбузов-Бәрән авылыннан күчерелгән. Шул ук бинада органик химиягә нигез салучы А.М.Бутлеровка багышланган экспозиция дә урнашкан. Аның ата-бабаларынның утары Биләрдән ерак түгел урнашкан Бутлеровка авылында булган. Кызыклы факт
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia